tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Архангельскида тарихи татар мәчете яңадан ачыла
Архангельскида тарихи татар мәчете яңадан ачыла

Архангельскида тарихи татар мәчете яңадан ачыла

Быел 2 февральдә Архангельскида тарихи татар мәчете кабат ачыла. Бу хакта Архангельск өлкәсе төбәк Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Делегация белән президентыбыз да килер, дип өметләнәбез. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равиль Гайнетдин килүен, телевидение хәбәрчеләрен дә көтәбез”, – диде Рим Кәлимуллин.

Ярдәм итүләрен искә алып, ул рәхмәтләрен әйтте: “Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, “Ак Барс” холдингы генераль директоры Иван Михайлович Егоровка, шулай ук Минтимер Шәрипович Шәймиевка зур рәхмәтләремне белдерәм”.

Мәчетнең имамы әлегә билгеле түгел. Аны ун ел буена төзегәннәр. “Мәчет Татар бистәсендә урнашкан, анда әле дә татар сәүдәгәрләренең йортлары сакланган. Шәһәрнең үзәгендә булган бу мәчет дөньяның иң төньяк мөселман мәчете булып санала. Биредә татарларның саны 7500 җитә”, – диде Рим Кәлимуллин.

Татарлар бу якка 1899-1901 еллардагы ачлык вакытында күчеп килгән. Аларның күпчелеге сәүдә белән шөгыльләнә торган бер нәсел кешеләре булган. Татарлар Архангельск шәһәрендә бергә тупланып урнашкан. Соңыннан бу урын “Татар бистәсе” дип йөртелә башлаган. Биредә мәдрәсә булуы турында да мәгълүмат бар.

Мәчет төзергә рөхсәтне татарлар беренче тапкыр 1902 елда сораган. 1905 елда исә яңа мәчет ачылган. 1918 елдан соң мәчетнең манарасы белән гөмбәзен сүткәннәр. 1931 елдан башлап, утыз ел дәвамында, мәчет бинасы дәүләт оешмалары карамагында булган. 2010 елның 1 июнендә Архангельск шәһәренең Карл Маркс урамында урнашкан мәчет мөселманнарга кайтарылган. Мәчетне торгызу эшләре алып барылган. 2014 елның июль аенда агачтан төзелгән ике катлы мәчетне тулаем яндырганнар. Янгыннан соң, аны кабат төзегәннәр. 2016 елда мәчеткә кабат гөмбәз белән ай беркетелгән.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*