tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Азан» радиосында татарча хәдисләр яңгыраячак
«Азан» радиосында татарча хәдисләр яңгыраячак

«Азан» радиосында татарча хәдисләр яңгыраячак

Чыгарылышта хәдисләрне өйрәнүче күренекле имам Ән-Нәвәви җыентыгына кертелгән сайланма хәдисләргә аңлатмалар китерелә. Лектор – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе остазы, уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары, Казанның «Зәңгәр» мәчете имам-хатыйбы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. Шулай итеп, барлыгы 47 чыгарылыш булачак.

«Азан» радиосында «Кырык хәдис» тапшыруы көн саен көндезге унбердә (11:00) эфирга чыга, аны кичке сигездә (20:00) кабатлыйлар.

Тапшыруларны шулай ук azan.fm сайты, «Азан радиосы» һәм «Хозур ТВ» рәсми кушымталары аша тыңларга мөмкин.

«Азан» мөселман радиосы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте медиапроекты. Интернет-радионы гамәлгә куючы булып «Хозур» нәшрият йорты тора. Радионың айлык аудиториясе – 25 меңнән артык кеше.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*