tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан мөселманнары турында китап дөнья күрде
Башкортстан мөселманнары турында китап дөнья күрде

Башкортстан мөселманнары турында китап дөнья күрде

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган басма дин әһелләре өчен дә, фәнни берләшмәләр өчен дә өстәл китабы булырга тиеш. Зур фәнни хезмәт республикада Ислам динен тергезүгә багышланган. Ул «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде.

– Бу дөньяви учреждениеләрнең дини оешмалар белән берлектәге уртак эше булды һәм, минемчә, ул уңышлы килеп чыкты. Китапта уникаль фактлар һәм фоторәсемнәр, күп тарихи документлар тупланган, Башкортстан мөселманнарының хәзерге тормышы сурәтләнгән. Мондый басмалар белән без идеологик толерантлыкны формалаштырабыз, — диде Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айтуган Акманов.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин шундый әһәмиятле басманы чыгаруда катнашучыларга, әлеге китапны дөньяга чыгару өчен зур хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт белдерде.

– Минемчә, бик зур эш башкарылды. Китапның үзенчәлеге шунда ки, анда республикада Ислам дине тарихы, мөселман руханилары турында язмалар урын алган. Китап киңкатлам укучыларга да кызыклы булыр дип саныйм, — диде Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин.

kiziltan.ru

Фото: “Башинформ” сайтыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*