tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырша хәзрәт туган якларда
Батырша хәзрәт туган якларда

Батырша хәзрәт туган якларда

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Башкортстан Республикасының Балтач районында, татар халкының милли каһарманы Батырша хәзрәт туган якларда булып кайтты.

Батырша-Габдулла Галиев 18 гасыр урталарында Идел-Уралда көчләп чукындыруга һәм социаль изүгә каршы халыкны яуга күтәргән дин әһеле, ялкынлы көрәшче, тарихларга кереп калган язмалар авторы, данлы һәм канлы язмышка ия шәхес. Ул 1756 елның 8 августында туган якларында кулга алына, каты җәзаланып, Шлиссельбург төрмәсенә ябыла, 1762 елның 24 июлендә шунда каһарманнарча һәлак була.

Батырша күтәрелешеннән соң патша хакимияте татараларга карата кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була – мәчетләрне җимерүдән туктыйлар, дин тотарга бераз ирек бирәләр, мөселман-татарларның чукынган татарлар өчен ясак түләвен һәм солдат бирүен туктаталар. Батырша хәзрәт, үз гомерен һәм нәселен корбан итеп, татар халкын көчләп чукындырылудан һәм урыслашудан, милләт буларак юкка чыгудан саклап кала, исеме милләт тарихына мәңгелеккә кереп кала…
Батырша турында 3 тарихи китап – “Батырша җитәкчелегендә милли-азатлык көрәше” (2005), “Баһадиршаһ” (2006), “Батырша явы” (2012) китапларын язып бастырган Фәүзия Бәйрәмова аның кулга алыну һәм үлгән көннәрен Батырша хәзрәтнең туган якларында, авылдашлары, милләттәшләр белән бергә, мәчетләрдә дога кылып, очрашулар узыдырып билгеләп үтте. Ул 8 август көнне Иске Балтач авылында, Батырша мәчетендә җомга намазыннан соң мөселман-татарлар белән очрашты, халыкка каһарман якташлары турында сөйләде. Фәүзия Бәйрәмова шул ук көнне район үзәгендәге Батырша музеенда да булды, мәчеткә дә, музейга да үзенең китапларын бүләк итте.
Шунысын да әйтергә кирәк, район үзәгендәге Батырша мәчетен дә (2001 ел), аның музеен да (2003 ел) Батырша хәзрәтнең нәсел туганы, Балтач районының имам-мөхтәсибе, музей директоры Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров төзеткән. Музейда шулай ук Батырша хәзрәтнең кулъязма китапханәсе дә саклана, анда йөз томга якын борынгы дини китаплар бар, аларның кайберләре меңәр битлек. Бу китапханә Рәфис хәзрәтнең бабаларында сакланган һәм аның шәхси мирасы булып тора. Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаров үзе дә каһарман бабасы эзләре буенча йөреп, Шлиссельбург кирмәннәренә кадәр барып җитеп, 2012 елда Казанда “Батырша эзләреннән” дип аталган китап язып бастырган шәхес. Аның шулай ук “Балтач мәчетләре” (2010) һәм “Чуртанлыкүл” (2013) дип аталган китаплары да бар.
9 август көнне Фәүзия Бәйрәмова Батырша хәзрәтнең туган авылында – Карышбашта булды, мәчеттә халык белән очрашты, Батырша исемен йөрткән урта мәктәптә булды, мәчеткә дә, мәктәпкә дә үзенең Батырша турындагы китапларын бүләк итте. Карышбаш авылында мәчет 2013 елның сентябрендә ачылган, аны шушы авыл кешесе, соңгы елларын Чаллыда яшәгән эшмәкәр Әнсар Габбасов төзеткән, ул инде вафат, аның энесе Фәнәвил Габбасов бу мәчеттә имам булып тора.

Мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла, башкорт теле дә керә, әмма төп укыту рус телендә алып барыла. Карышбаш – саф татар-мишәр авылы, әмма сәяси коткы сәбәпле, авыл халкының бер өлеше башкорт дип яздырылган, тик халык барыбер татарча сөйләшә һәм татарча тормыш алып бара…
Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Иске Балтач авылының Үзәк мәчетендә һәм районның тагы берничә авылында булды, халыкның тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Ул Уразай, Бигелде, Иске Яхшый авылларында мәчетләрдә татарлар белән очрашты, шулай ук Түбән Карыш, Чуртанлыкүл, Иштирәк авылларында булды. Hайон  үзәгеннән кала, бу якларда күпчелек социаль мәсьәләләр хәл ителмәгән, асфальт юллар салынмаган, кырларның бер өлеше чәчелмәгән, халыкка акча алырлык эш юк, шуңа күрә ир-атлар Себергә йөреп эшлиләр, авыллар шактый ташландык хәлдә булып чыкты.

 

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.
2014 ел, 11 август.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*