tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә балалар арасында «Яраткан гарәп телем» бәйгесе була
Бөгелмәдә балалар арасында «Яраткан гарәп телем» бәйгесе була

Бөгелмәдә балалар арасында «Яраткан гарәп телем» бәйгесе була

19 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә «Яраткан гарәп телем» дип исемләнгән бәйге узачак. Анда 6 яшьтән 10 яшькәчә балалар катнаша ала. Бәйгенең төп максаты – үсеп килүче буында гарәп телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Конкурста Бөгелмә районы мөхтәсибәте мәчетләре каршындагы Ислам нигезләре һәм рухи-әхлакый тәрбия буенча курсларга йөрүче 50-гә якын кыз һәм малай катнашуы көтелә. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, һәр катнашучыга да бүләк каралган.

Чара 10.00-дә башлана.

Белешмә өчен телефоннар: 4-16-98, +7 (939) 736-14-61, +7 (927) 464-13-00.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*