tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә җиденче тапкыр төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узачак
Бөгелмәдә җиденче тапкыр төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узачак

Бөгелмәдә җиденче тапкыр төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узачак

23 мартта Бөгелмәдә VII төбәкара “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында мөселман һәм татар традицияләрен торгызу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбль”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирүгә, ачык дикциягә һәм яңгырашка, интонациянең дөрес бирелүенә һ.б. игътибар итәчәк.

Фестивальдә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Моннан тыш, һәрбер катнашучы конкурста катнашу хакында сертификат алачак.
Конкурсантларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләячәк, аның составында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева-Бигичева, атказанган мәдәният эшлеклесе, Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев, “Мөнбәр” татар дини театры җитәкчесе, автор-башкаручы Ильяс Халиков, мөнәҗәтләр башкару буенча халыкара фестивальнең Гран-при һәм “Манзара” музыкаль премиясе иясе, халыкара һәм Россиякүләм конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов бар. Узган елны фестивальдә җиде яше тулган 150ләп кеше катнашкан иде.

Фестиваль хакында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.
“Зәйтүнә” мөнәҗәтләр фестивале унынчы яртыда (09.30) Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 20 мартка кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68 нче йорт адресы буенча яки түбәндәге электрон почта адресларына кабул ителә: [email protected], [email protected]. Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин: +7 (987) 063-97-44, +7 (919) 627-59-66, +7 (937) 776-69-98.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*