tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә иске татар язуын өйрәнү буенча махсус курс кертелә
Болгар ислам академиясендә иске татар язуын өйрәнү буенча махсус курс кертелә

Болгар ислам академиясендә иске татар язуын өйрәнү буенча махсус курс кертелә

Болгар ислам академиясендә быел иске татар язуын өйрәнү буенча махсус кертеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә академия ректоры Данияр Абдрахманов әйтте.

“Әлбәттә, академиядә татар теленә зур игътибар бирелә. Быел иске татар язуын өйрәнү буенча махсус курс кертеләчәк. Бу студентлар – магистрантлар, докторантлар – әле киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган дини тәгълимат мирасы белән эшләргә өйрәнсен, алар телне өйрәнеп, яңа фәнни эшләрне, кулъязмаларны әйләнешкә кертсен өчен”, – диде Данияр Абдрахманов.

Тик ректор әйтүенчә, бу сораулар факультатив рәвешендә хәл ителәчәк. “Бөтен Россиядән, төньяк Кавказдан, БДБ илләреннән студентлар татар телен аңларга, белергә тиеш”, – ди ул.

Академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рамил Әдеһәмов әйтүенчә, академиядә татар теле аерым фән буларак кермәсә дә, татар теле мәдрәсәләрдә, ислам университеты программасында бар.

“Татар теле мәсьәләсен хәл итәр өчен, быел без риторика фәнен керәбез. Безнең максат – шәкертләрне татарча өйрәтү генә түгел, ә матур итеп татарча вәгазь сөйләү максатын куябыз. Бүген шул максаттан Театр училищесы остазларын барлыйбыз. Аларның берсе – Габдерәүф Нуриев. Аның кандидатурасын да карыйбыз. Бу шәкертләргә татар телен өйрәтүдә зур ярдәм булачак дип уйлыйбыз”, – диде Болгар академиясе ректоры.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*