tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бубилар мирасы – халкыбыз хәзинәсе”
“Бубилар мирасы – халкыбыз хәзинәсе”

“Бубилар мирасы – халкыбыз хәзинәсе”

23 сентябрь көнне Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсенең 235 еллык юбилее тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән күп кунаклар килгән иде, 14364854_1150087248411531_673830817189631868_n“Бубыйлар мирасы – халкыбыз хәзинәсе” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә исә Казан, Чаллы галимнәре катнашты һәм чыгыш ясады. Тарих фәннәре кандидатлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Рафилә Гыймазова, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина, язучы-тарихчы Вахит Имамов һәм башка чыгыш ясаучылар милләтебез язмышында Иж-Бубый мәдрәсәсенең тоткан урыны, бертуган Гобәйдулла, Габдулла һәм Мөхлисә Бубыйларның-Нигъмәтуллиннарның тормышлары турында яңа мәгълүматлар җиткерделәр.

14359032_1150087588411497_3792389819073232672_nЯзучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Чыңгыз Айтматов нәселеннән Сабирҗан Габделвәлиевнең Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алуы турында сөйләде. Ул шулай ук Һади Атласиның Уфада Мөхлисә Бубый белән соңгы очрашуы турында яңа мәгълүмат җиткерде, Иж-Бубый зиратында Атласиның бертуган апасы Хәлимә абыстай Зөбәерованың ятуын, бу изге хатынның сөргендәге ач энесен ачлыктан коткарып калуы турында дәлилләп аңлатты.

14469536_1150086805078242_140235344984651596_nЯзучылар Фәүзия Бәйрәмова да, Вахит Имамов та 1911 елда Иж-Бубый мәдрәсәсенә, татар мәктәп-мәдрәсәләренә һөҗүмнең бүген дә кабатлануын, милли телебезнең, мәгарифнең зур куркыныч астында булуын тарихи дәлилләр белән ачынып сөйләделәр, мәктәпләрдә татарча укытып кына милләтне саклап калып буласын аңлаттылар. Ни кызганыч, данлыклы мәдрәсәнең дәвамчысы булган Иж-Бубый урта мәктәбендә дә укыту рус телендә, бары тик башлангыч сыйныфларда гына татарча укыталар.

Сорау туа – Мөхлисә Бубый, Һади Атласи һәм йөзләгән татар зыялылары шушы киләчәк өчен корбан булдылармыни, аларны бит тел-милләт-дәүләт-дин өчен Сталин заманында атып үтерделәр!

Фәнни-гамәли конференциядә алга таба мәктәпнең юнәлешен үзгәртеп, аны сәләтле балалар торып укый торган интернат итү турында тәкъдимнәр булды.

14446038_1150088365078086_7614321179056399304_nӘлбәттә, анда татарча укытыларга тиеш. Милләтебез кебек, Иж-Бубый мәктәбе дә юллар чатында, эзләнүләрдә, бу эзләнүләр милләтебез файдасына булсын иде. Шунысын да әйтергә кирәк, мәктәп соңгы вакытта бик яхшы ремонтланган, балалар республика дәрәҗәсендә уздырылган чараларда зур җиңүләр яулыйлар, авылда мәчетләр һәм музейлар эшләп тора, мәдрәсә тарихы һәм бубыйлар язмышы турында саллы фәнни хезмәтләр, китаплар язылган. Республиканың иң төньяк чигенә урнашкан бер татар авылында даими рәвештә мондый фәнни-гамәли конференцияләрнең уздырылуы да әле өмет уята.

“Тарихи-мәдәни мирас фонды”ның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*