tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген III республика ифтары үткәрелә
Бүген III республика ифтары үткәрелә

Бүген III республика ифтары үткәрелә

Бүген, 26 июнь көнне, “Казан-Арена” стадионында III республика ифтары үткәрелә. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. күренекле Ислам дине әһелләре вәгазьләрен, алар тарафыннан укыласы Коръән аятьләрен тыңлау, җәмәгать белән ахшам намазын уку, авыз ачу-ризыклану, бергәләп догалар кылу кебек дини гамәлләр башкаруга 5 меңләп кеше көтелә. Республиканың иң югары даирә җитәкчелегеннән анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков килер дип ниятләнә, һәрхәлдә, атналык планда шул хакта әйтелгән.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, уздыра. Сәгать кичке 8дә башланачак ифтарга Казанның иң зур стадионына медиафасад ягыннан керәсе.

Шулай ук республиканың мәчетләрендә дә ифтар ашлары уздырыла. Шул уңайдан Казан мәчетләре теләге булганнарны авыз ачу мәҗлесләренә чакыра. Ифтар ашлары менә кайларда уза:

– «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 182 б)

– «Мәрҗани» (Каюм Насыйри урамы, 17)

– «Тынычлык» (Мирный бистәсе, Мелитопольский урамы, 15)

– «Ярдәм» (Серов урамы, 4а)

– «Казан нуры» (Чистай урамы, 58)

– «Хузәйфә» (Юлиус Фучик урамы, 53)

– «Ризван» (Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а)

– «Мәдинә» (Курчатов урамы, 4а)

– «Кабан арты» (Һади Такташ урамы, 26)

– Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Мәҗит Гафури урамы, 67).

Искәртеп үтәбез: бүген уразаның 9 нчы көне, 17 июльдә (җомга)Ураза гаетенең беренче көне, Корбан гаете исә 24 сентябрьгә (пәнҗешәмбе) билгеләнгән, гаетләр исә 3әр көн  рәттән  билгеләп үтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*