tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда Остазларны искә алу көне үткәреләчәк
Бүген Казанда Остазларны искә алу көне үткәреләчәк

Бүген Казанда Остазларны искә алу көне үткәреләчәк

Шәгъбан аеның 27 нче көнендә – 2 майда мөселман дин эшлеклеләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу чарасына җыелачак. Биредә шулай ук татар зыялылары, журналистлар, шәкертләр һ.б. катнашачак.

Бүгенге көндә Яңа бистә зиратында илледән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Алар арасында: Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак Саматов бар.

Остазлар көнендә катнашучылар кабер янында Коръәннән аятьләр укыячак, Аллаһы Тәгаләдән рухлары шат булуын сорап дога кылачак, остазларның тормыш юлы турында сөйләячәк. Әлеге чарага җыелучылар мәдәнияткә һәм фәнгә хезмәт иткән күренекле шәхесләрнең кабере янына да тукталачак: татар халык шагыйре Габдулла Тукай, драматург Туфан Миңнуллин, тарихчы галим, фән докторы Миркасыйм Госманов, халык җырчысы Илһам Шакиров һәм башкалар.

Остазлар көне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тормыш юлын, эшчәнлеген сөйләү һәм мөнәҗәтләр башкару белән дәвам итәчәк.

Остазлар көнен үткәрү традициясе 2005 елдан бирле килә, шул вакыттан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре танылган татар мәгърифәтчеләре һәм галимнәренең кабере янына җыелып дога кылуны гадәткә кертә.

Остазларны искә алу чарасы иртәнге тугызда (09.00) башлана.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*