tatruen
Баш бит / Слайдер / «Чиста мәчет» акциясе: мөфтият волонтёрлары «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды
«Чиста мәчет» акциясе: мөфтият волонтёрлары «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды

«Чиста мәчет» акциясе: мөфтият волонтёрлары «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында Казанның Киров районында урнашкан «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды. Гыйбадәт йортын җыештыруда 30га якын кеше катнашты.

Кызлар тузан сөртте, барлык тәрәзәләрне, диварларны, идәннәрне юды, ә егетләр аларга су салынган чиләкләрне, чүп тутырылган капчыкларны алып чыгарга ярдәм итте. Мөселман яшьләре шулай ук мәчет янындагы территорияне дә чүп-чардан арындырды. Өмә өйлә намазына кадәр төгәлләнде.

Волонтерларның берсе – КФУның беренче курс студенты Айгөл Сәлимгәрәева билгеләп узганча, «Чиста мәчет» акциясендә катнашу – бик кызыклы тәҗрибә. «Минем әле моңа кадәр беркайчан да мәчеттә җыештырганым юк иде. Бу – минем өчен яңа нәрсә. Файда китерә алуыма мин бик шат», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. Акция турында Айгөл ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге Instagram-аккаунтындагы (@muslimmol) яңалыкны укып белгән. Моннан тыш, ул волонтер сыйфатында VII Республика ифтарын уздыру һәм оештыру эшләрендә катнашу өчен дә теркәлү узган.

Исегезгә төшерәбез: “Чиста мәчет” акциясе барышында яшь активистлар Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләрен башкара. Акциянең яңа сезоны 31 мартта башланып китте. Бу көнне волонтерлар командасы Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетен тәртипкә китерде. Өмә шулай ук Казан шәһәренең Борисоглебск бистәсенең “Өмет” мәчетендә дә оештырылды.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: “Чиста мәчет” акциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле тормышка уздырыла. Бу вакыт эчендә акциягә йөзләп яшь мөселман-волонтер җәлеп ителде, алар әлеге хәйрия чарасы кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан уннан артык мәчетне җыештырып өлгерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*