tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районы Каракитә авылында мәчет ачылуга 25 ел тулды
Чүпрәле районы Каракитә авылында мәчет ачылуга 25 ел тулды

Чүпрәле районы Каракитә авылында мәчет ачылуга 25 ел тулды

Яшел чирәмле мәйданга халык күп җыелган. Авылдашлардан тыш районның башка авылларыннан килүче мөселман кардәшләребез һәм әлеге авылга әз генә мөнәсәбәте булган, бүгенге көндә төрле шәһәрләрләргә сибелеп яшәүче каракитәлеләр бергә җыйнаклашып авылга – мәчетнең 25 еллык юбилеена кайтканнар.

Еллар агымына ияреп, авыл өстенә иман нуры бөркеп торучы мәчет ачылуга да 25 ел вакыт узып киткән. Тантана азан тавышы белән башланып китте. Мәчет имам – хатыйбы Фәрдәр хәзрәт Хөсәенов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, авыл җирлеге башлыгы Рафик Җәмалетдинов һәм район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов авыл халкын һәм бәйрәмгә килгән кунакларны мәчет юбилее белән котлап, изге теләкләр юлладылар, һәр мөселманны дус-туган яшәргә, булган гаеп-ялгышлыкларны кичереп, изгелекләр эшләргә ашкынырга өндәделәр.

Аннары тәбрикләү сүзләре белән кунаклар да чыгыш ясады. Алар арасында Казаннан Мансур Рәимов, Сембер шәһәреннән Дамир хәзрәт Сатдинов, Буа мәдрәсәсе директоры урынбасары Абдрауф Хисмәтуллин, Ульяновск өлкә милли – мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин бар иде. Мәчет төзүдә һәм аның тулы эшчәнлеген тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Безнең туган авылыбыз сихри табигате, урман – кырлары, иркен болыннары, челтер – челтер аккан саф сулы чишмәләре белән үзенә тартып тора. Күргәнегезчә, авыл уртасында мәчетебез бар.

Моннан һәр көнне моңлы азан тавышы яңгырый, авылның яше – карты мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый. Халкыбыз төрле авыр чорда да динен сатмаган, шәригать кушканча яшәү аларның канына сеңгән”, – дип сөйли Сембер шәһәреннән кунакка кайткан Җәмилә Мифтахова. Ул шушы калада эшләп килүче “Нур” татар халык театрын җитәкли икән, Ульян татарлары аны бик талантлы җырчы буларак та яхшы беләләр, хөрмәтлиләр, иҗат иткән шигырьләре дә байтак.

Бәйрәм тантанасын алып баруны да аңа тапшырганнар. Моннан нәкъ 25 ел элек, 1994 елның җәендә, дини йолаларыбызны, ата – бабаларыбыздан калган гореф – гадәтләрне саклап калу өчен “Йолдыз” колхозы рәисе Мансур Җәмалетдинов тырышлыгы белән, мәчетебезгә нигез ташлары салынды. 8 июльдә Каракитә авылында беренче мәртәбә азан тавышы яңгырады.

Мәчетне төзүдә матди ярдәм күрсәткән Мансур Рәимов, мәчет манарасын үз куллары белән ясаган Илһам Нуруллов һәм Җәмил Низамовка аеруча олы рәхмәтләр әйтелде. Аннан соң бар халыкны мәктәп спорт залында әзерләнгән бай табынга чакырып, Корбан ашы белән сыйладылар. Кунаклар Каракитә авылы халкының аш-суга осталыклары, кунакчыл, һәркемгә игътибарлы, ата-бабаларыбыздан килгән йолаларга тугры булганнарына чын күңелдән сокланып сөенделәр.Бәйрәмнең төп оештыручысы, авыл җирлеге башлыгы Рафик Җәмалетдиновка рәхмәт белдерделәр. Намаз вакыты җиткәч, дин әһелләре мәчеткә юл алдылар.

chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*