tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Darul-Kutub.com электрон китапханәсе сайтына мөфтият тарафыннан 166 «яңа» иске китап сканерлап кертелгән
Darul-Kutub.com электрон китапханәсе сайтына мөфтият тарафыннан 166 «яңа» иске китап сканерлап кертелгән

Darul-Kutub.com электрон китапханәсе сайтына мөфтият тарафыннан 166 «яңа» иске китап сканерлап кертелгән

2019 елда Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең китап фонды шактый баеды – Казанда 1913 елга кадәр дөнья күргән 166 «яңа» хезмәт сканер аша үткәрелеп, сайтка урнаштырылды. Әлеге проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2013 елда гамәлгә ашырыла башлады.

Хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 973 исемдәге иске китапны (бу 1200-гә якын том), шул исәптән татар дин галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән классик хезмәтләрен үз эченә сыйдыра. Шунысы игътибарга лаек, нәзарәт тарафыннан сайтка кертү өчен татар дин әһелләре һәм хәнәфи галимнәренең сканерланган китапларын тапшырган Дагыстан мөфтияте вәкилләре белән актив хезмәттәшлек алып барыла.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты белгечләре тырышлыгы белән «Матбагаи исламия» типографиясендә бастырылган китаплар сайтта үз урынын тапты. Типографиягә татар иммигрантлары тарафыннан 1930 елда Токиода нигез салына.

Darul-Kutub.com проекты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау, чит ил хезмәтләренә альтернатива һәм радикаль идеологиягә каршы торучы көч буларак, аны алга таба өйрәнү, хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү, шулай ук мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу дә мөмкин. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*