tatruen
Баш бит / Слайдер / ДӘГТӘРНӘ АВЫЛЫ ТАРИХЫ
ДӘГТӘРНӘ АВЫЛЫ ТАРИХЫ

ДӘГТӘРНӘ АВЫЛЫ ТАРИХЫ

Бу   саф татар авылын руслар Малый Труёв дип атасалар, татарлар исә Дәгтәрнә дип үзебезчә әйтеп  йөртәләр. Әби-бабайлардан калган мәгьлүматлар буенча, биредә 18 нче гасырда нарат сомаласы җитештергәннәр. Аны бу якларда дегет дип атыйлар. Авыл исеме дә нәкъ шуннан алынган дигән версия бар.

  Тарихи чыганакларга караганда, монда- Труев елгасының башланган урынына,  болгар-татарлар явыз  Иванның чукындыруыннан качып килеп урнашалар. Авыл бик динле була. Мондагы халык бик нык кысуларга һәм эзәрлекләүләргә дә карамастан, 1920 елның май аенда Корбан бәйрәмен уздыралар. Анда өч авылның меңләгән кешесе катнаша. Алар “Яшәсен корбан бәйрәме!” , “Алладан көчле нәрсә юк!” дигән плакатлар күтәреп урамнарга чыгалар. Әлеге хәлләрдән соң 36 кешене 5 елга төрмәгә утырталар, ә 10 сына үлем җәзасы бирелә.

Нинди генә авыр еллар булмасын, авылда дингә карата хөрмәт буыннан –буынга тапшырылып барыла.

Ярулла хәзрәтнең эшен дәвам итүчеләр авылда бүген дә җитәрлек әле. Шушы төбәктә туып-үскән, шәхси эшмәкәр Мансур Мәҗитов Евлашовода бер, Дәгтәрнә авылында ике  мәчет салдырган. Хәзер чиратта дүртенчесе. Анысын ул Ярулла хәзрәт мәчете янәшәсендә үк куйган. Быелның Корбан бәйрәмендә ачарга уйлый.

    Авылга килеп кергәндә үк күренеп тора- йортлары төзек. Байтагы яңа гына салынган. Димәк авылда тырыш,уңган  кешеләр яши.  Аның киләчәге өметле дигән сүз.  Бүген авылда меңнән артык кеше яши. 90 нчы еллардан аермалы буларак, соңгы вакытта балалар туу да арта башлаган. 40 елдан артык мәктәп директоры булып эшләүче Гыйльман Яһудин сөйләгәнчә, элек һәр гаиләдә диярлек 5-6, хәтта 11 әр бала үскән.

1929 нчы елда төзелгән мәктәпкә бүген керергә куркыныч, түбәләре ишелергә тора.  Шунлыктан, авыл балаларын күршедәге рус авылына йөртеп укытырга тиеш булалар. Татар балалары үз авыларында укысын, милли тәрбия алсын дип шушы авылда туган Ренат Әбүзаров үз акчасына, төгәлрәге 50 миллион сумга мәктәп һәм балалар бакчасы төзетә һәм авылдашларына бүләк итә.

Мәктәп  һәм балалар бакчасы комплексын ачу тантанасында   Пенза өлкәсе Губернаторы Василий Бочкарев  Ренатка төбәкнең иң югары бүләге- “Өлкә алдындагы югары казанышлары өчен” медален тапшырды.

Дистә еллар буе балалар бакчасы булмаган татар авылларында да, ниһаять җирле хакимият булдыра алмаганны күреп, татар байлары үзләре мәктәп, бакчалар төзи башлады. Ренат Әбүзаров салдырганы беренче, ләкин соңгысы булмас әле.

Узган гасырның 90 нчы елларында авылда җирле колхоз таралгач, байтаклар үз эшен оештыра башлый, кемдер күпләп терлекләр асрауга күчә, кемдер сәүдә белән шөгылләнә башлый, кайсылар читкә китеп эшләүне кулай күрә. Ә Фаил Әсәнов исә туган якларын ташлап китә алмый. Тормыш иптәше белән киңәшә дә, хәләл ризыклар әзерләп сатуга керешә. Әйтүенә караганда, хәләл азык-төлеккә сорау көннән –көн арта.

Казаннан 600 чакрым ераклыкта урнашкан Пенза өлкәсенең Кузнецк районында 5 татар авылы бар.

                                Рамис Сафин,

Пенза өлкәсе Дәгтәрнә авылыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*