tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәвешнең “Әтиләр“ мәчетендә зур Корбан ашы үтте
Дәвешнең “Әтиләр“ мәчетендә зур Корбан ашы үтте

Дәвешнең “Әтиләр“ мәчетендә зур Корбан ашы үтте

24 августта Дәвешнең “Әтиләр“ мәчетендә зур Корбан ашы үтте. Шул уңайдан күп еллар дәвамында авыл рәисе булып эшләгән Хәмит Миңнегалиев хатирәләре белән уртаклашты.

– Беренче мәчетне салу башлыча колхоз көче белән башкарылды. Мәчетне бер гасыр элек салынган нигезе янәшәсенә 20 ел элек төзедек. Ул районда да иң беренчеләрдән булып салынды. Бу изге, саваплы эшне Сәмигъ абый башлап җибәрде. Тик никтер уйлап бетермәгәнбез-ул нигезнең бер почмагында элек зур баз булганга, диварлары уйный, ярыла башлады. Шуннан мәчет картлары янына килеп киңәшләштек тә, менә шушы урынга яңа мәчет нигезен койдык. Улларым Роберт белән Булат та бик булышты бу төзелешне очлап чыкканда. Авыл картлары мәчеткә минем әти Миңнегалинең исемен бирү фикерен җиткергәч, улларым каршы төште. Мәчеткә “Әтиләр“ исеме бирелде.

Мәчеткә ун яшь тулу уңаеннан оештырылган Корбан ашына бик тә ватанпарвәр, күңеле изгелектә булган, Россиякүләм танылган “Зөя“ балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов та үз өлешен кертте. Бик күпне күргән, берничә тапкыр Казан, Биләр, Изге Болгар җирләренә кадәр барып кайткан зур казанда үзәк ашханәсе пешекчеләре тәмле пылау пешергәннәр иде. Дәвеш авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасында эшләүче хатын-кызлар, авыл мөслимәләре мәчет эчендә һәм урамда әзерләгән зур табында 120 дәвешле һәм кайткан кунакларны сыйлады. Апас һәм Дәвеш мәдәният йорты үзешчәннәре, авыл мәктәбе укучылары чыгышлары, әйтелгән мөнәҗәтләре аңа бик матур дини төсмерләр өстәде.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, авыл имамнары һәм башка мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Ришат Җамалиев

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*