tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды
Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды

Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында Мәккәгә килеп җитте.

Монда татарстанлылар гомрә хаҗы кылачак, Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү белән шөгыльләнә торган Король Габдел-Газиз исемендәге комплекста булачак һәм Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге изге җирләргә аяк басу белән, Аллаһы Тәгаләдән иң беренче чиратта Татарстанда яшәүче бар кешеләргә иминлек, республикабызга тынычлык һәм муллык, барлык дин кардәшләребезгә шәфкать сорап дога кылды.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*