tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗенең Наҗар авылында мәчет ачылды
Әгерҗенең Наҗар авылында мәчет ачылды

Әгерҗенең Наҗар авылында мәчет ачылды

29 декабрьдә Әгерҗе районы Наҗар авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов гаиләсе ярдәме белән төзелгән. 40 кв.м. мәйданлы бинада урнашкан яңа “Өмет” мәчете өхтәсибәттә 36 нчы булып ишекләрен ачты.

Наҗар халкын әлеге күркәм вакыйга уңаеннан Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм мәхәллә имамнары котлады, изге теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Дин әһелләре тарафыннан яңгыраган вәгазьләрдә мәчетнең тәрбияви һәм рухи юнәлештәге әһәмиятенә басым ясалды. Чара барышында бик күп Коръән аятьләре яңгырады, догалар кылынды.

Изге чара мөселман кардәшләребезнең яңа мәчетткә намаз укуы, аннан көндезге аш белән дәвам итте.

Шулай итеп, узып баручы елда Татарстанда барлыгы 18 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Буа, Мамадыш, Мөслим, Норлат, Саба, Спас, Балтач, Әгерҗе районнарына һәм Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә нур өстәде, дин кардәшләребезнең биш вакыт намазларга һәм дин дәресләренә яратып йөри торган урыннарына әверелде.

Барлыгы республикада 1500 дән артык мәчет эшләп килә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*