tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсен тәмамлаучылар тиздән шәһадәтнамә алачак
Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсен тәмамлаучылар тиздән шәһадәтнамә алачак

Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсен тәмамлаучылар тиздән шәһадәтнамә алачак

Узган елның октябрь аенда Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә дини укулар башланган иде. Башка еллардагы кебек үк шәкертләр көндезге һәм кичке вакытларда белем алганнар. Балалар якшәмбе мәктәбенә дә йөргәннәр.

“Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә соңгы дәрес 17 мартта уздырылды. Аннан соң мәдрәсәгә йөреп уку туктатылды. Шәкертләр әле дә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүләрен дәвам итә. Сораулар туса, безгә шалтыраталар”, – ди мөгаллимә Люция ханым Акбашева.

Быел мәдрәсәне җиде шәкерт тәмамлаган. Алар: Гөлфия Нурисламова, Рафига Шәйхетдинова, Әлфия Садыйкова, Фирания Капилова, Зөлфия Шахмина, Раушания Нәбиуллина, Гөлсинә Миннәхмәтова.

“Алга таба вәзгыять яхшырып, мәчет-мәдрәсәләргә йөрүдә чикләүләр тулысынча бетерелсә, шәкертләребезгә мәдрәсә тәмамлау турындагы шәһадәтнамәләрне тантаналы рәвештә тапшырырбыз дип планлаштырабыз”, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*