tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт мөхтәсибәтендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге узды
Әлмәт мөхтәсибәтендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге узды

Әлмәт мөхтәсибәтендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге узды

Узган җомгада Әлмәтнең Үзәк мәчетендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге уздырылды. Анда Әлмәт мөхтәсибәтенең Бишмунча, Габдрахман, Кәләй, Яңа Нәдер, Тайсуган, Миңлебай авыллары, шулай ук Әлмәт Үзәк мәчете, Әлмәт ислам мәдрәсәсе һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназия командалары катнашты.

Мөслимәләр Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышына кагылышлы вакыйгаларны тәкъдир итүдә, мөнәҗәтләр укуда ярышты, сорауларга җавап бирде. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов рәислегендәге жюри чыгышларның оригинальлеген, милли киемнәрне, командаларның килешеп эшләвен һ.б. бәяләде. Барлык командалар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

Кече хаҗга юллама Кәләй авылы мәчете командасы капитаны Халидә абыстай Камалхановага тапшырылды. Призлы урын алган командалар исә кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*