tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә дин әһелләре язучылар белән очрашты
Әлмәттә дин әһелләре язучылар белән очрашты

Әлмәттә дин әһелләре язучылар белән очрашты

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә мөхтәсибәт вәкилләре белән Әлмәт язучылары берлеге әгъзалары очрашты. Әлеге чара Коръән аятләрен укып дога кылу белән башланып китте. Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина берлек эшчәнлеге һәм очрашуга килгән язучылар белән таныштырды. “Китап һәрвакытта да тәрбия, белем чыганагы булып торды, яшьләребезне дә без китап укырга кызыксындыра алырга тиешбез”, – дип ассызыклады ул.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт һәм язучылар оешмасы арасында килешү төзеп, бергә эш алып барырга тәкъдим итте. Шулай ук ул язучылар тарафыннан күбрәк уңай образлар тасвирланып, ир-атлар булдыксыз дип түгел, ә киресенчә, көчле рухлы итеп иҗат ителсә үсеп килүче буынга бу бик зур тәрбия булыр иде дигән фикере белән уртаклашты. “Эшлисе эшләр бик күп, балалар өчен татар телендә пәйгамбәрләр кыйссалары, кызыклы дини хикәяләр, дини шәхесләрне уңай образ буларак тасфирланган әсәрләр бик аз күләмдә чыгарыла, без моның өстендә эшләргә тиешбез”, -дип ассызыклады ул.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флюс Гарипов бу очрашулар дәвамлы булуын теләп, мөхтәсибәт эшчәнлеген уңай якка үзгәрүен ассызыклады. Имам-мөхтәсибнең ярдәмчеләре Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Җәмил хәзрәт Хәлирахманов, язучылардан Альберт Хәсәнов, Зәрия Хәбипова һәм Нәфисә Сабирҗанова да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Энҗе Хәсәншина, Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте. Татарстан Мөфтияте сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*