tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фитр сәдакасын кая бирергә? Нәзарәтнең «Зәкәт» фонды мохтаҗларга тарату өчен фитр кабул итә башлады
Фитр сәдакасын кая бирергә? Нәзарәтнең «Зәкәт» фонды мохтаҗларга тарату өчен фитр кабул итә башлады

Фитр сәдакасын кая бирергә? Нәзарәтнең «Зәкәт» фонды мохтаҗларга тарату өчен фитр кабул итә башлады

Рамазан ае башланганнан бирле мөселманнар фитр сәдакасын түли башлады. Дин кардәшләргә уңайлы булсын өчен, Диния Нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды мохтаҗларга тарату максатыннан фитр сәдакалары кабул итә башлады. Исегезгә төшерәбез, быел фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 22 000 сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде, фитр сәдакасы күләм — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Нәрсә ул фитр сәдакасы?

Халыкта «фитр сәдакасы», «фитр» исемнәре белән билгеле булган сәдака әл-фитр – дин күзлегеннән бай саналган кешенең, Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән сәдакасы. Әлеге сәдаканың вәҗиблеге Сөннәттә расланган (Бохари, «Зәкәт», 70-78, Мөслим, «Зәкәт», 12-16, Әбу Дауд, «Зәкәт», 18, Ибн Мәҗә, «Зәкәт», 21).

Аның максаты – мохтаҗ кешене үзе яшәгән җирлектәге шартларга туры китереп, бер көн ашау белән тәэмин итү һәм, шул рәвешле, бәйрәм рухын тудыру. Безнең көннәрдә бу сәдаканың күләме кешенең көн эчендә ике тапкыр ашау ихтыяҗы белән бәйле.

Фитр сәдакасы кайчан түләнә?

Фитр сәдакасының вәҗиблеге ураза бәйрәменең беренче көненә туры килсә дә, ул иртәрәк тә бирелергә мөмкин, бу мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеге тудыра. Бәйрәм көнендә генә тапшырылса да ярый. Әмма бәйрәм намазы тәмамланганчы бирү – мөстәхәб. Сәдака ураза бәйрәменең беренче көнендә түләнмәсә, аны бәйрәмнең калган ике көнендә түләү дә ярый. Күп кенә Ислам хокукы галимнәре фикеренчә, фитр сәдакасын бәйрәмнән соңгы көннәргә калдыру – мәкрух.

Фитр сәдакасын кемнәр түләргә тиеш?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ бу сәдаканы азат – кол, яшь – өлкән, ир-ат – хатын-кыз, ягъни һәр мөселман бирергә тиеш, дигән (Әбу Дауд, «Зәкәт», 20).

Асыл ихтыяҗларына булган чыгымнарын һәм әҗәтләрен түләгәннән соң, тиешле нисабы булган кеше, ураза бәйрәмен каршы алган очракта, үзе өчен һәм үз карамагында булганнар өчен фитр сәдакасын түләргә тиеш.

Фитр сәдакасы вәҗиб булсын өчен, аның милкенең артуы яисә бер ел буенча саклануы шарт түгел.

Кеше сәдаканы үзе һәм балигълыкка ирешмәгән балалары өчен дә түли. Әти-әнисе, балигълыкка ирешкән балалары, хатыны, абый-апалары һәм башка туганнары өчен түләү мәҗбүри түгел. Әгәр ул алар өчен түли икән, сәдака кабул була, бары бу турыда ул туганнарга алдан хәбәр итү тиешле.

Фитр сәдакасын бодай, арпа, хөрмә, йөзем белән түләү мәҗбүриме?

Фитр сәдакасы сорауда күрсәтелгән ризыклар белән дә, акча белән дә түләнә ала, әмма мохтаҗларның ихтыяҗларыннан чыгып бирү хәерлерәк.

Бәйрәм көнендә чит илдә булган кеше фитр сәдакасын күпме түләргә тиеш?

Төрле илләрдә яшәү дәрәҗәсе төрлечә булганлыктан, сәдака бирүче кеше бәйрәм вакытында кайсы илдә була, сәдакасын шул илдә билгеләнгән күләмнән чыгып бирергә тиеш.

Вакытында түләнмәгән фитр сәдәкасы каза кылынамы?

Башка гыйбадәтләр кебек, фитр сәдакасы да билгеле вакытта, соңга калмыйча түләнергә тиеш. Әгәр кеше сәдакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш.

Фитр сәдакасын кемнәргә бирергә ярый, кемнәргә бирергә ярамый?

Фитр сәдакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Шулай ук сәдака бирүче, турыдан-туры яисә читтән булса да, бу гамәленнән матди керем алырга тиеш түгел. Бу кагыйдә зәкәткә дә кагыла. Шунлыктан, зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидия усуль саналганнарга (әни, әти, әби, бабайлар) һәм фуруг саналганнарга (балалар һәм оныклар) бирелергә тиеш түгел. Ир белән хатын да бер-берсенә бу төр сәдакаларны бирә алмый.

Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:

1. әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;

2. уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;

3. ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә;

4. нисабы булган байларга;

5. әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.

Фитр сәдакасын мөселман булмаганнарга бирергә ярамый.

Зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмаса.

Сәдака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән сәдака күләме фитр күләменнән аз булырга тиеш түгел.

Зәкәт һәм фитр сәдакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый.

Фитр сәдакасын «Зәкәт» фонды аша өч төрле ысул белән түләргә мөмкин: 

1. Карта СБ 63900 262901 4626229 на имя Альметова Ильнура Махмутовича. Карта привязана к номеру 89872253322

2. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес: 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Тукая, 89.

Телефон 89872253322

Назначение платежа – “фитр-садака”‼

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридический адрес: 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Тукая, 89.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: [email protected]

Назначение платежа – “фитр-садака”‼

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*