tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчете “Әбием догалары” проектын башлап җибәрде
“Гаилә” мәчете “Әбием догалары” проектын башлап җибәрде

“Гаилә” мәчете “Әбием догалары” проектын башлап җибәрде

1 августта «Гаилә» мәчете Instagram социаль челтәрендә «Әбием догалары» флеш-мобын башлап җибәрә. Акция 1 октябрь – Өлкәннәр көненә багышлана.

Флеш-мобта катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әби-бабагызның, әти-әниегезнең, берәр өлкән туганыгызның дога кылуын, Коръән сүрәләрен укуын видеога төшерергә. Аны үзегезнең Instagram’дагы аккаунтыгызга урнаштырырга һәм #әбиемдогалары яисә #дога хэштегы белән тамгаларга.

Максат нинди? Беренчедән, өлкәннәребез турында искә алырга. Безне һәрвакыт сагынып көтеп торучы әбиләребезне, бабайларыбызны, әтиләребезне, әниләребезне онытмадыкмы? Тормыш ыгы-зыгысына бирелеп, хәлләрен белешеп кайтуны әллә ничә айга сузмадыкмы? Күчтәнәч алыйк, кайтыйк, булышып килик. Хәер-фатыйхаларын алыйк.

Икенче максат – доганың дәрәҗәсен искә төшерү. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: «Мине искә алыгыз, Мин сезне искә алырмын», – ди. Адәм баласы барысын да үзем булдырам, дип ялгыша. Раббыбыздан сорарга онытмыйк. Догада булыйк. Һәм онытмыйк: әти-әнинең баласы өчен кылган изге догасы Аллаһы Тәгалә тарафыннан һичшиксез кабул була. Эшем бармый, ризыгым җитми, дип башны ташка бәрәсе урынга кайтыйк әти-әниебез янына. Үпкәләттек икән – гафу үтеник. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында», – ди Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм. Тәкәбберлегебезне бер читкә куеп торып: «Әнием, бер дога кылчы, эшләрем рәтләнеп китсә иде», – дип сорыйк. Алар болай да көн дә, төн дә балалары өчен догада. Без дә рәхмәтле оланнарын булыйк.

Һәм тагын бер максат – мәрхүмнәрне искә алу. Бүген арабызда булмаган әби-бабайларыгызның догаларын видеога төшереп калдырырга өлгердегез икән – шул язмаларны да урнаштырсагыз була. ИншәАллаһ, алар өчен дога кылырбыз. Динебездә зыярәт кылу, искә алу төшенчәләре бар. Җирләдек тә оныттык түгел. Бакыйлыкка күчкән туганнарыбыз – безнең нәселебез. Безнең үткәнебез. Киләчәк өчен нигезебез. Һәм без аларны догадан калдырмаска тиеш.

Флеш-мобка йомгак 1 октябрьгә туры китереп «Гаилә» мәчетендә ясалачак. Акциядә катнашучыларны Коръән ашына җыярга ниятлибез. Әлхәмдүлилләһ, узган ел шундый ук чарада Татарстанның төрле районнарында яшәүче өлкәннәребез бер табын артына җыелды. Быел да Коръән укып, исәннәргә саулык-сәламәтлек теләп, мәрхүмнәрнең рухына дога кылып, матур бер мәҗлес оештырырга ниятлибез.

Instagram’да аккаунтыгыз булмаса, видеоларыгызны «Гаилә» мәчетенең «Вконтакте» (vk.com/mechetgailya), «Фейсбук» (fb.com/gailya.mechet) социаль челтәрләрендәге аккаунтларына җибәрә аласыз. Электрон почтабызга да юллау мөмкин: [email protected]. Видеога төшерелгән кеше турында кыска гына мәгълүмат язуыгызны да сорабыз. Кем, кайдан, сезгә кем булып туры килә?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*