tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак
Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак

Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак

Бүген Казанда ТР МДН Голамәләр Шурасының чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендәге төп сорау булып “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңарту турында иде. Документ Нәзарәтнең Голамәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан 2014 елда эшләнде һәм Татарстанның барлык имамнарына куллану өчен җибәрелгән иде. Брошюрада мөселман гореф-гадәтләре турындагы иң актуаль сорауларга җаваплар китерелгән, шунлыктан ул Татарстандагы барлык имамнар өчен дә өстәл китабына әйләнгән. Әмма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы белән әлеге басманы бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып яңарту турында карар кылынды. Мисал өчен, Нигезләмәдә никах һәм талак турындагы бүлекләргә төгәллекләр кертеләчәк. Голәмәләр шурасының бүгенге утырышында әлеге хезмәтне башкару өчен төркемнәр булдырылды. Аларның эшенә казыйлар, галимнәр, Шаригать өлкәсе белгечләре җәлеп ителде. Яңартылган документны агымдагы елның сентябрендә эшләп бетерергә планлаштырыла.

Голәмәләр шурасы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең киңәшмә органы, махсус рәвештә фәнни-дини өйрәтмә мәсьәләләрен өйрәнү һәм чишү максатыннан булдырылган. Голәмәләр шурасы бүгенге көндә Татарстан һәм Россия өммәте социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруда актив катнаша.

2017 елда Голәмәләр шурасы эшчәнлеге банк, инвестиция һәм социаль өлкәләрне күздә тотты, шулай ук дини йолалар һәм тәҗрибәләр буенча мәсьәләрне карады. Голәмәләр тарафыннан төрле эзләнүләр алып бару һәм рәсми нәтиҗәләр чыгару Татарстан һәм Россия күләмендә зур әһәмияткә ия берничә проект тормышка ашырыла. Алар арасында – “АК БАРС” БАНК ААҖ белән уртак ислам кануннары буенча финанс хезмәтләр һәм хәләл продукция җитештерү өчен аерым технологияләр. Моннан тыш, Шураның эш төркеме тарафыннан торак-төзелеш кооперативлары, иминиятләштерү компанияләре эшчәнлекләре анализланды, мөселман календаренең истәлекле бәйрәм көннәре билгеләнде, дини йолалар стандартлаштырылды, имамнар һәм казыйлар өчен никахларны теркәү һәм талак мәсьәләләре буенча кагыйдәләр җыентыгы бастыру өчен әзерләнде. Татарстан голәмәләре эшчәнлеге чит илләрдә югары бәяләнүен шулай ук Шура әгъзасы Рөстәм хәзрәт Нургалиевның фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайлануы да күрсәтә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*