tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Halal Guide әсбабын кулланучылар арта
Halal Guide әсбабын кулланучылар арта

Halal Guide әсбабын кулланучылар арта

Halal Guide мобил әсбабының популярлыгы көннән көн арта. Анны кулланучылар саны биш меңгә җитте. Әсбапка теркәлгән хәләл урыннар саны да өчләтә арта бара.

Android һәм iOS мобил җиһазлар өчен каралган Halal Guide  әсбабы 2012 елның июнендә барлыкка килгән иде. Шул вакыттан бирле анда бөтен Русия шәһәрләре буенча мәчетләр, хәләл ашханәләр, башка мөселман инфраструктура объектлары турында мәгълүмат тупланды. Барлык хәләл урыннарның адресы языла һәм алар харитада билгеләнеп бара. Шулай ук намаз уку вакытын белүгә дә әлеге проект ярдәм итә, имамга сорау да биреп була. Шуңа күрә әсбап мөселман навигаторы буларак куллану өчен шактый уңайлы.

Наlal Guide моңа кадәр нигездә Русиядә генә эшләсә, хәзер инде Беларус, Украинага да чыккан. Әлеге проектны уйлап табучы Айрат Касыймов әйтүенчә, андагы мөселманнар зур активлык күрсәтә.

“2013 елның ахырына урыннар саны 30 процентка артты. Яңа шәһәрләр һәм кулланучыларны җәлеп итү тагын да җиңелрәк булачак – безнең базада хәзер Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм якын чит илләрнең мөселман объектларын табып була “, – дип уртаклашты проектның авторы һәм җитәкчесе Айрат Касыймов.

Әлеге проект башланганда түләүле булса, хәзер инде бушка карап була.

“Әле төзелеп килүче генә мәчетләрне дә кертәләр. Мисал өчен Казаннан “Котдус” дигән мәчетне теркәделәр, ул әле ачылмаган бугай, әмма инде анда намазлар укыйлар. Иң күп урыннарны Казаннан өстиләр, чөнки анда ислам үсеш алган. Чечня, Махачкаладан да күп. Себер бик активлашты. Омски, Төмәннән бик күп яңа урыннар җибәрәләр”,- ди А.Касыймов.

Аның әйтүенчә, якын арада алар Балтыйк буе илләре, Германиягә чыкмакчы, шулай ук Кытай белән сөйләшүләр бара.

Әлбәттә бүгенге көндә Русиядә күп кенә мәчетләрдә имам вазифасы инде татарлардан башка милләт вәкилләренә күчеп бара. Шуңа татарча вәгазь укыла торган мәчетләрне аерым билгеләү дә яхшы булыр иде. А.Касыймов моның яхшы идея булуын таныды.

Мәгълүмат базасына кертелгән нокталар үзгәрергә яисә, гомүмән, ябылырга мөмкин. Шуңа күрә, кулланучыларны адаштырмас өчен бу проектны башкаручылар андагы мәгълүматны тикшереп, аны даими яңартып тора.

HalalGuide сәхифәсендә әйтелгәнчә, әлеге проектны мөселманнарга файдалы хезмәт күрсәтүчы сыйфатлы әсбаплар булдыру теләге белән янган яшь белгечләр төркеме башкара. Навигатордагы мәчетләр, мәдрәсәләр һәм хәләл кафелар билгеләнгән нокталар саны бүгенге көнгә инде мең ярымнан арткан, харитадагы шәһәрләр саны утыздан артык.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*