tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Halal Guide – татар телендә
Halal Guide – татар телендә

Halal Guide – татар телендә

Halal Guide – мобиль җайланмалар өчен эшләнгән уникаль кушымта (приложение) – татар телендә дә дөнья күрде.

Кушымтаның татар телле версиясе бу елның август аенда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында кулланучыларга тәкъдим ителде.

«Кушымтаның татар телендә дә булуы бик табигый. Беренчедән, хәләл продукция тәкъдим итүче яисә хәләл хезмәт күрсәтүче урыннарның күбесе Казанда урнашкан. Икенчедән, татарлар – Русия мөселман өммәтенең иң күпсанлы өлеше”, – дип билгеләп үтте Halal Guide проектын уйлап табучы һәм тормышка ашыручы Айрат Касыймов.

Якын киләчәктә приложениеның француз, гарәп, төрек һәм инглиз телләрендә версияләре дә чыгачак.

Halal Guide – мөселманар өчен “юл күрсәтүче”, аның ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында булган кызыклы урыннарны һәм вакыйгаларны белеп була.

Halal Guide кушымтасы ярдәмендә якындагы хәләл кафеның адресын гына түгел, анда ашап чыгу уртача нинди бәягә төшәсен, wi-fi интернет булу-булмавын, ризыкны өйгә яисә офиска китереп бирү, кафе һәм рестораннарда банк картасы белән түләү мөмкинлекләрен дә белеп була (әлеге функция www.halalguide.me сәхифәсе куланучылары өчен). Шулай ук ул хәләл кафе я ресторанга иң уңайлы бару юлын да күрсәтеп бирә.

Таныш булмаган шәһәрдә мәчеткә кереп намаз кылырга теләгән мөселманнар Хәләл кушымта ярдәмендә теләгән мәчетнең адресын, мәчет имамының исемен белә ала. Шулай ук кулланучыга җомга намазының башлану вакыты, намаз кылырга мөмкин булган иң якын мәчетнең адресы турында да хәбәр килеп торачак.

Halal Guide ка кергән оешмалар һәм урыннар исемлеге көн саен яңартыла. Кулланучыларга иң яңа һәм төгәл мәгълумат барып җитсен өчен базадагы “нокталар” тикшерелә, яңа урыннар өстәлә, кушымтаның функцияләре камилләшә һәм аның мөмкинлекләре тагын да киңәя. Мәсәлән, соңгы яңартулардан соң монда “Вакыйгалар”, “Яңалыклар”, “Чаралар” рубрикалары барлыкка килде, алар аша якын арада булачак мөселман чаралары турында белеп була. Шулай итеп, Halal Guide бүген хәләл нокталар буенча юл күрсәтүче генә түгел, мөселман дөньясындагы иң мөһим яңалыклар һәм кызыклы вакыйгалар турында сөйләүче игъланнар тактасы да.

Проект 2012 елның июнь аенда, HalalGuideRussia исеме астында башланып китте. Ләкин күп тә үтми приложениеның исемен алыштырырга туры килә, чөнки ул бүген Русия белән генә чикләнмичә, Украина, Беларусь, Казахстан мөселманнарына да хезмәт күрсәтә.

Якын арада базага Крымдагы хәләл нокталар исемлеге дә кертеләчәк.

Halal Guide – Русиядә мобиль хәләл-гидлар арасында иң яхшысы: кушымта базасына Русия, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Беларусьта урнашкан 1092 шәһәрдән 1600 дән артык “нокта” тупланган. Исемлеккә көн саен яңа нокталар өстәлә.

Кушымтаны актив кулланучылар саны бүген 30 000 кешедән артып китте.

Приложениеның башкалардан өстенлеге шунда – навигаторы һәрдаим киңәя. Элек булган “мәчетләр”, “кафе, рестораннар” рубрикаларыннан кала, хәзер монда яңа бүлекләр өстәлде: “намаз бүлмәсе”, “мәдрәсә”, “китап кибетләре”, “кием кибетләре”, “азык-төлек кибетләре”, “хәйрия фондлары”, “туризм”, “спорт үзәкләре”, “медицина учреждениеләре”, һәм башкалар. Бу рубрикаларның функцоналы көннән-көн үсә бара.

Уңайлы навигация – кушымтаның тагын бер өстенлекле ягы. Ул кулланучыга торган урыныннан үзе теләгән кибет, кафе яисә оешмага тиз арада барып җитәрлек итеп юл салырга мөмкинлек бирә. Бөтен хәләл нокталар картада күренә, яисә аларны исемлек итеп карап була. Кызыксындырган оешма турында күбрәк белү өчен аның турында мәгълумат белән танышып була: эш вакыты, эшчәнлек төре, контактлары күрсәтелгән. Halal Guide эчтәлеге көннән-кән тулылана, чөнки аны тутыруда кулланучылар да ярдәм итә. Алар “урын” яисә “вакыйга” өстәп, проектны тормышка ашыруда катнашалар. Halal Guide командасы шулай ук интернетта яңа сәхифә ачты (www.halalguide.me). Сайтта югарыда тасфираланган бөтен мәгүлуматны табып була. Моңа кадәр бу мөмкинлекләр белән мобиль приложение кулланучылары гына файдалана ала иде. Halal Guide кушымтасын AppStore дан алып була – https://itunes.apple.com/us/app/halal-guide/id533022452?l=ru&ls=1&mt=8. Android өчен версиясе эшкәртелә, якын арада PlayMarket ка да куелачак. Android һәм Windows Phone куланучылары өчен сайтның тулаем версиясе эшли m.halalguide.me.

Әйтергә кирәк, кушымтаны урнаштыру – түләүсез.

halalguide.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*