tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәләл – тормыш рәвеше ул
Хәләл – тормыш рәвеше ул

Хәләл – тормыш рәвеше ул

Өч көн. Өч меңнән артык катна­шу­чы. Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” икъ­­тисади саммиты уза. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә. Саммит яңалыкларга да бик бай. Тәүге тапкыр “Казан Экспо” күр­гәзмә үзәгендә каршы алдылар.

“Әле­ге мәйдан хезмәттәшлек мә­сьә­ләләре турында сөйләшү, ур­так проектларны тормышка ашыру, икъ­тисади һәм инновацион мөм­кин­лекләрне чагылдыру өчен кунакчыл йортка әйләнәчәк дип өмет­ләнәбез”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сам­митның пленар утырышында. “KazanSummit 2019”ның тагын бер яңалыгы: җыен кысасында Ил­күләм индустриаль парклар форумы, Казан халыкара мөселман кино фестивале, Казахстан Республика­сының сәүдә-икътисади миссиясе, Россия – Индонезия бизнес форумы кебек мөһим чаралар уза.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

 Президент саммитны үткәрү­нең әһәмиятен югары бәяләде.
– Без тынычлык һәм үзара дус-тату яшәү яклы. Илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә кирәк икәнен күрсәтәбез. Биредә икътисади, медицина һәм мәдәният өлкәләренә багышланган мәсьәләләрне хәл итәбез, – диде республика җитәкче­се. Россия Президенты Владимир Путинның сәлам хатын да җит­керде.

“KazanSummit – төрле илләр, төрле милләт һәм төрле халык вә­килләренә очрашу, яңа элем­тәләр булдыру һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен яхшы мәйдан”, – диде Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Әле күптән түгел генә мондый мөмкинлекне күз алдына китереп булмавын да ис­кәртте ул.

– 1990 нчы еллар башында Татарстанда нибары 23 мәчет калган иде. Бүген исә аларның саны бер мең ярымга җитте. Бу – диннең мәңгелек булуына яхшы мисал. Республикада төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре үзара дус-тату яши. Бүгенге кебек катлаулы тормышта үзебездән дә күп нәрсә тора. Кызганыч, милләтара һәм динара низаглар белән дә очрашырга туры килә. Без моңа бергәләп каршы торырга тиеш. Хәрәкәттә – бәрәкәт, – диде Минтимер Шәймиев.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең даими вәкиле Рамазан Абдуллатыйпов әйтүенчә, Татарстанның уңышлары күз алдында. “Минтимер Шәрипович, Сез – дәвамчыгыз, Рөстәм Нургалиевич, Сез – үзегезгә кадәр торган җитәкче белән откансыз. Бергә исә Татарстан һәм Россия халкы отты. Элек евростандартлар турында сөй­ләсәләр, хәзер “Казан стандарт­лары”н мактыйлар”, – диде ул.

Хәләл токмач тәмлерәк

“KazanSummit 2019” кысасында хәләл күргәзмә дә узды. Биредә азык-төлектән алып чит илдә йортларга кадәр тәкъдим иттеләр. Russia Halal Expo күргәзмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов та карады. Иран җитеш­те­рүчеләре бирегә килгән һәркемне хәләл кызыл чәй белән сыйлады. Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдалы дип мактагангамы, самавыр тирәсендә күбрәк гүзәл затлар бөтерелде. Чәйне үз традицияләре буенча озын аяклы бокалга салып бирәләр. Дагыстаннан исә шайтан таягы онына кадәр алып килгәннәр.

Кунаклар исә Индонезия җи­теш­терүчеләре тәкъдим иткән ризыклар янында күбрәк иде. Чит ил вәкилләре күргәзмәдә каһвә, сөт ризыклары, кыздырган бәрәңге, хәтта тиз пешә торган токмач тәкъ­дим итте. Алай гына да түгел, те­ләгән һәр­кем сый-хөрмәттән авыз итеп карый алды. Токмачны, мәсә­лән, шунда ук урнаштырылган кеч­кенә электр п­литәсендә пешерәләр. Безне мондый ризык белән гаҗәп­ләндереп булмый дип уйларга ашыкмагыз. Индонезия токмачын “ВТ” хәбәрчесе дә ашап карады. Аның тәме, гому­мән, икенче. Чит ил каһвәсе дә без­нең кибет киштә­лә­рендә сатыла торганнарыннан бик күпкә аерыла. Күрше тавыгы күркә булып күренә дигәннәре хак, ахры. Кабарда-Бал­кардан алып килгән өч килограмм һәм аннан да авыррак түшкәләрнең зуррак кош ите түгел, ә тавык икәнен бәясе язылган кәгазьдән генә укып беләләр.

Әйтергә кирәк, күргәзмәдә тәкъ­дим ителгән товарларның бәя­се чагыштырмача очсыз иде. Кызганыч, икътисади саммит узган үзәк шәһәрдән читтә урнашу сәбәпле, гади халык бирегә килеп җитә алмады. Чиләбе җитештерүчеләре пилмәннең ярты килограммын 60 сумга сатты. Биредә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алып кайткан бизәнү әйберләре дә бар иде. Кул кремы – 350, зур сабын 400 сум тора.

Алия Бабий күргәзмәдә бәллүр таш белән бизәп ясалган шамаил­ләр тәкъдим итте.

– Бу эш белән алты ел шөгыль­ләнәм инде, – ди Казанда яшәүче ханым. – Башта үзем өчен дип тотынган идем. Туганнарыма-дус­ларыма да ошады. Соңрак мавыгуым шө­гыль­гә әйләнде. Бәллүр таш белән эшләүнең үз технологиясе бар. Җилемне, мәсәлән, махсус Герма­ния­дән кайтартам. Заказлар җитәрлек. Түрәләр дә кызыга. Соңгы арада мәктәп һәм балалар бакчаларында чыгарылыш кичә­ләренә дә чәчәк бәйләме урынына бизәкле шамаил­ләр сорый башладылар.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең иң кечкенәсе – 1 мең, иң кыйммәтлесе 30 мең сум тора иде. Ә балалар өчен хәләл китапларда кешеләр күзсез һәм йөзсез сурәт­ләнгән. “Китапның хәләл булуы да шунда чагыла”, – ди “Umma-Land” компаниясе вәкиле Екатерина Сафина. Аларның бәясе уртача 100 сумнан башлана.

Күргәзмәгә килүчеләрне Мәс­кәү зәркәнчеләре дә шаккатырды. Алар алтынланган Коръән китаплары алып килгәннәр. Иң кечкенәсе 400 мең сум тора. Мондый затлы бүләкләр белән күбрәк чарада катнашучы чит ил шәехләре кызыксынды. Биредә үк Төркиядә хәләл йорт, һич югы Урта диңгез буендагы җиде йолдызлы кунакханә­гә юллама сатып алырга мөмкин иде. Бәяләре дистәләгән мең евро белән исәпләнә.

Тамга түгел, яшәү рәвеше

 Хәләл продукция базары турында ”түгәрәк өстәл”ләр, фикер алы­шулар барышында да сөй­ләш­теләр. Татарстан авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтүен­чә, хәләл продукциягә ихтыяҗ бар. “Республикада яшәү­челәрнең күбе­се өчен хәләл – яшәү рәвеше булып тора. Хәләл продукция базары чагыштырмача яшь. Аның өлешенә елына 7 миллиард сум акча туры килә. Ул бөтен авыл хуҗалыгы про­дукциясенең 3,2 процентын тәшкил итә”, – диде ул. Урынбасар сүзләренә караганда, Ислам дөнь­ясы белән хезмәттәш­лекне киңәйтергә кирәк. Тик бүген республикада 72 предприятие хәләл продукция җитеш­терү белән шөгыльләнсә, халыкара сертификат БККда (икмәк-кондитер комбинаты) гына бар. Мондый хокукка ия булу өчен продукциянең сыйфатына һәм куркынычсыз булуына аерым таләпләр куела.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бүген кү­бебез хәләл продукциянең ни икә­нен белеп тә бетерми. Иң мөһиме – дуңгыз итеннән булмасын дип кенә уйлыйлар. Мөфти әйтүенчә, гореф-гадәтләр, хайванны чалу кагый­дәләре турында да онытырга ярамый. Бер генә кисәк хәрам ризык капкан кешенең 40 көн дәвамында догасы кабул булмый, дип тә искә төшерде ул.

– Дуңгыз ашказаныннан ясалган сыр хәләл була алмый. Дуңгыз каны ит буяу өчен кулланылырга мөмкин. Тавыкларны механик юл белән чалуда да хәләлгә каршы ки­лә торган үзенчәлекләр бар. Мөсел­маннарга бишектән ләхеткә кадәр хәләл тормыш мөмкинлекләрен тәэмин итәргә кирәк. Моңа балалар бакчалары да, мәктәпләр дә керә. Сабыйларга хәләл бакчалар бар инде, хәзер Казанда хәләл мәктәп төзү турында әйтәбез. Әлмәттә күптән түгел “Нур” мәктәбе ачылды, быел Алабугада ачылачак, – диде Камил Сәмигуллин.

Кыю эшкә парклар бар

 Саммит барышында индустрия паркларын үстерү турында да сөйләштеләр. “Казан Экспо”да инвесторлар җәлеп итүгә юнәлдерел­гән форум узды. Чарада катнашучыларга төрле мастер-класслар оеш­тырдылар. Parki индустрия парк­лары форумы кысасында күр­гәзмә дә эшләде. Анда кырыкка якын оешма катнашты.

Алар арасында “Саба” индус­триаль паркы да бар. Барлыгы 30 резидентка исәпләнгән яңа комп­лекс киләсе ел башында ачылачак дип фаразлана. “Төзелешне быел тәмамларга ниятлибез. Комплекс­ның гомуми мәйданы 38 гектар тәшкил итәчәк дип көтелә”, – ди паркның генераль директоры Илшат Хуҗин.

Яшьләргә өч киңәш

 Икътисади җыенда яшь эш­мәкәрләр дә катнаша. Бу көннәрдә Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмалары яшь эшмәкәрләре форумы уза. Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз эшен башлап җибә­рүчеләргә киңәшләр дә бирде. Иң мөһиме – үзеңә ышанырга, уяулыкны югалтмаска һәм яңа танышлар ярдәмендә чикләрне киңәйтергә омтылырга кирәк. “Вакытыгызны сарыф итеп, безгә килгәнегез өчен рәхмәт. Чөнки вакыт ул – төп инвес­тиция. Казанда исә эшмәкәрлек рухы бар. Татарстан – инвести­ция­ләр җәлеп итү өчен яхшы мәйдан”, – диде агентлык җитәкчесе.

…Соңыннан журналистлар бе­лән аралашканда, Рөстәм Миңне­ханов форумны үткәрү урыны дө­рес сайланган икәнен тагын бер кат искәртте. Республика башлыгы фикеренчә, җитәрлек күләмдә сыйфатлы хәләл продукция җитеште­рергә өйрәнсәк, бу безнең алда тагын да яңа мөмкинлекләр ачачак. Алга таба күргәзмә үзәгенең икенче комплексын да эшкә җигәргә туры килмәгәе, дип тә өстәде ул. “Казан Экспо” янында кунакханә төзелә­чәге билгеле инде. Саммит бүген тәмамлана. Форумның соңгы кө­нендә кунаклар Изге Болгар, Зөя шәһәр-утравына сәяхәт кылачак, Казан белән танышачак дип көтелә.

”KazanSummit 2019” – фактларда

  • Халыкара чарада илнең 38 төбәгеннән һәм 72 чит илдән 3 мең 700гә якын кеше катнаша.
  • Быел халыкара мөселман кинофестивале дә KazanSummit 2019 кысаcында оештырылды.
  • 2020 елга кадәр Россиядә тәүге тапкыр 15тән артык хәләл илкүләм стандарт барлыкка киләчәк.
  • Татарстанда хәләл продукция базары ел саен 10–15 процентка арта.
  • Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 1,5 миллиард доллар тәшкил итә.
  • Хәләл күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң кыйммәтле әйбер – алтынланган Коръән 4,5 миллион сум тора. 
  • Саммит кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге (D-8) гене­раль секретаре Дато Ку Җафар Ку Шаари, Төркиянең Сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге президенты Рифат Хисарҗыклыоглу, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдуллатыйпов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашуда Алжир, Бенин, Буркина-Фасо, Габон, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Йәмән, Тунис, Судан, Уганда илчеләре катнашты.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*