tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтер көне уңаеннан
Хәтер көне уңаеннан

Хәтер көне уңаеннан

Хәтер көне якынлаша. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар яшьләре Форумының Казан бүлеге активистлары җыелып шәһәрнең Бишбалта бистәсе зиратында өмә уздырачаклар. Бу изге эштә теләгән һәркем катнаша алачак. Ул якшәмбе көнне, ягъни 13 октябрь көнне оештырылачак. “Бүгеннән җәмәгатьчелеккә җиткереп, кешеләр җыябыз.

Якшәмбе көнне 9.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасы (К. Маркс урамы 36/2 йорт) яныннан кузгалып китәбез. Андагы чүпләрне җыеп, кабер ташларын урынына утыртып, “чүп ташламагыз, тарихи ядъкәр” дигән элмәләр куеп чыгарга булдык”, ди Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр бүлеге җитәкчесе Тәбриз Яруллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*