tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур ТВ” “Минем күркәм динем” шигырьләр конкурсы игълан итә
“Хозур ТВ” “Минем күркәм динем” шигырьләр конкурсы игълан итә

“Хозур ТВ” “Минем күркәм динем” шигырьләр конкурсы игълан итә

“Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесе Россия күләмендә шигырьләр конкурсы игълан итә. Авторларның иҗади хезмәтләре “Минем күркәм динем” шигырьләр конкурсында бәяләнәчәк.

Конкурска татар һәм рус телләрендә эшләр кабул ителә, алар ислам диненең төрле ягына багышланырга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә, тәкъвалыкка багышланырга тиеш. Конкурс ислам һәм әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, мөселманнар арасында иҗади эшчәнлекне активлаштыру максатыннан үткәрелә.

Иң яхшы эшләр “Хозур ТВ” каналында махсус эшләнәчәк тапшыруда файдаланылачак.

Конкурста катнашучыларның гаризалары 17 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында кабул ителә.

Шигъри конкурсның җиңүчеләре 2018 елның 12 декабрендә билгеле булачак. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*