tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур ТВ»да Мәүлидкә багышланган күп серияле фильмның премьерасы көтелә
«Хозур ТВ»да Мәүлидкә багышланган күп серияле фильмның премьерасы көтелә

«Хозур ТВ»да Мәүлидкә багышланган күп серияле фильмның премьерасы көтелә

Мәүлид ән-Нәби алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур ТВ» телеканалында «Пәйгамбәребез эзләре буйлап» дигән күп серияле фильм премьерасы көтелә. 9 нчы ноябрьдән тамашачылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә беренче аятьләр иңгәннән алып Ислам дине тулаем формалашып җитүнең тарихи мохитенә күмеләчәк. Сериал рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителде.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ” Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: “Таттелеком”, “Уфа-нет”, “Телеком-сервис” операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбур, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында карап була.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*