tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды
Ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды

Ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин кул куйды.

ивановоТөрле төбәк дин әһелләре  үзара тәҗрибә уртаклашу, дини уку йортларын  әсбаплар белән тәэмин итү, якшәмбе мәктәпләрен оештыру, “хәләл” индустриясен үстерү, дини белем алырга ярдәм итү  һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр.

Камил хәзрәт кунакны нәзарәт проектлары, “Хузур” нәшрият эшчәнлеге белән таныштырды.

Чарада шулай ук Иваново мәчетенең имам–хатыйбы, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов да катнашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*