tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Икеләтә бәйрәм
Икеләтә бәйрәм

Икеләтә бәйрәм

25нче октябрьдә мөселманнар өчен яңа ел, хиҗри буенча 1436нчы ел башланды.

Нәкъ шул көнне Мамадыш (Татарстан) мәдрәсәсендә икеләтә бәйрәм гөрләде. “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы инвалид балалар өчен корбан ашы уздырды. Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинның, район мөслимәләр берлеге рәисе Әлфирә Миннегалиеваның, “Ак калфак“ җитәкчесе Рузалия Ибраһимованың, кичәне алып баручы Нурфия Шәфыйкованың вәгазьләре, шагыйрә һәм җырчы Гөлнур Васыйлованың чыгышы балаларга да аңлаешлы телдә яңгырады, калебләргә үтеп керде. Алар бергәләп уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, янәшәдә утырган әниләренең кулларын тотып, мәхәббәтләрен белдерделәр. Күңелле мәҗлес табын артында дәвам итте. Ата-аналар исеменнән Раушания Тимербаева һәм Рәйсә Габдрахманова әйткән сүзләр күңелләрне мөлдерәмә тутырды: “Безнең язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларыбызны шулай зурлаганыгыз, чит кайгыны үз иткәнегез өчен Алланың рәхмәте яусын Сезгә, абыстайлар, барлык хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр!“

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*