tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имамнар белем дәрәҗәсен арттыра
Имамнар белем дәрәҗәсен арттыра

Имамнар белем дәрәҗәсен арттыра

Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәренең «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә имамнар, аларның ярдәмчеләре өчен квалификация күтәрү буенча чираттагы курслар оештырылды.

IMG_7800Анда республиканың Миякә, Бишбүләк, Шаран, Туймазы, Бакалы, Әлшәй, Кушнарен районнарыннан, Октябрьский мәхәлләләреннән, Татарстан, Ырымбур якларыннан 50 кеше катнашты. Шунысы куанычлы, быел Ырымбур өлкәсеннән оешкан рәвештә 12 имам килде. Аларның җитәкчесе – өлкәнең Төньяк-Көнбатыш төбәгенең имам-ахуны Сирин хәзрәт Гарифуллин. Шулай ук Ырымбур өлкәсенең Дини идарә мөфтие урынбасары Тәлгать хәзрәт Нургалиев белән очрашу оештырылды. Төбәк имамнары белән очрашуда арытаба квалификация күтәрү курсларын Ырымбурның «Хөсәиния» мәдрәсәсе нигезендә уздыру мәсьәләсе каралды. Мондый курсларда күпләр инде беренче тапкыр гына катнашмый. Шуңа күрә тыңлаучыларга тест үткәреп, аларны белем дәрәҗәсе буенча төркемнәргә бүлделәр. Имамнар Коръән уку кагыйдәләрен, Фикх, Акаид  фәннәрен өйрәнәләр.

Дәресләр гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз кулланган хәнәфи мәзхәбе тәгълиматлары буенча үткәрелә. Курста укучылар белән тәҗрибәле мәдрәсә мөгаллимнәре шөгыльләнә. Көн саен алар вәгазьләр укый. Мәсәлән, вәгазьләрнең берсен имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатулин Халыклар бердәмлеге көненә багышлады. Хәзрәт җәмгыять бердәмлеген мотлак саклау кирәклегенә басым ясады. Чөнки дәүләт көче бары тик бердәмлектә генә. Шул да мөһим, бердәмлек мөселман оешмалары гына түгел, традицион конфессияләр вәкилләре, мәхәллә кешеләре, бөтен халык арасында булырга тиешле.

Халык, аеруча яшьләр белән очрашуларга без, традицион конфессияләр хезмәткәрләре, бергәләр барырга тиешбез. Мәүлемҗан хәзрәт имамнарның игътибарын шул мәсьәләләргә дә юнәлдерде: мөселман йолаларын төгәл үтәргә, мәчетләрдә биш тапкыр намаз, азан, җомга вәгазьләрен мәҗбүри башкарырга, мәчетләрдә якшәмбе, кичке курсларда укуларны оештырырга. Мәүлемҗан хәзрәт шуны да азсызыклады: һәр дин әһеле, аның ярдәмчеләре, тирәнтен дини кешеләр буларак, үрнәк күрсәтергә, Мөхәммәд Пәйгамбәр сөннәте буенча яшәргә, җирле хакимият белән эшли белергә тиеш. Вәгазьләрдә шулай ук мәүлед үткәрү, сәламәт тормыш рәвешен, сыешып яшәүне пропагандалау хакында сөйләнелә. Зур булмаган авылларда дин әһелләренә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Балага нинди исемне, кайсы шартларда дөрес итеп  бирергә, Коръән кануннарына ярашлы рәвештә теге яки бу гаилә проблемасын ничек хәл итәргә… Без шундый итеп аралаша белергә тиешбез, мөрәҗәгать иткән кеше нәтиҗәдә канәгать калсын.

Укытучылар ун көн эчендә тулы гыйлем бирергә тырышты. Хәйрия буенча мөһим сораулар, дини җыелыш-мәҗлесләрне оештыру мәсьәләләре дә каралды. «Әһәмиятле сорауларга мөселманнар өчен изге булган Коръән китабы теле белән «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсенең ифрат белемле укытучылары Аббас, Илнур хәзрәтләр  тулы җавап бирде. Өлкән курс студентлары көн саен азанны (гыйбадәткә чакыру), каматны, һ. б. дөрес укырга өйрәнде. Без, тыңлаучылар, алар белән иртәдән кичкә кадәр тыгыз элемтәдәбез. Шулхәтле кызыклы, вакытның узганын сизми дә калабыз», дип бәян итә имамнарның берсе. Мәдрәсә укытучылары билгеләгәнчә, имам кәрван артыннан сөйрәлеп барырга тиеш түгел. Ул һәрчак алда, башкаларга үрнәк булырга омтылсын.

«Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе бинасында имамнар һәм аларның ярдәмчеләре өчен квалификация күтәрү курслары Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзараты идарәсе рәисе, Русия мөселманнарының Баш мөфтие Шәйхел-Ислам  Тәлгать Сафа Таҗетдин карары нигезендә 2010 елдан бирле уздырыла. Киләсе курслар 2015 елның 2-12 гыйнварында үткәреләчәк.

Октябрьский шәһәре «Нуруль-Ислам»
мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*