tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты төзелде
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты төзелде

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты төзелде

РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин 922 елда Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты булдыру турындагы боерыкка кул куйды.

Оештыру комитеты составы әлегә аталмый. Аңа «Россиянең абруйлы дини, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә» керергә тәкъдим итәчәкләр.

“Бу вакыйганың тарихи әһәмияте Идел Буе Болгарының үз чорындагы иң зур Европа дәүләте булуы белән аңлатыла. Ә аның халкы исламга бары тик тыныч ысуллар белән генә килә”, — диелә Россия Диния нәзарәте хәбәрендә.

Боерыкны үтәү өчен җаваплы зат итеп РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*