tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәнияте көне – тәрбия чарасы
Ислам мәдәнияте көне – тәрбия чарасы

Ислам мәдәнияте көне – тәрбия чарасы

Бүген Ульяновск өлкәсенең Радищево районында Ислам мәдәнияте көне узды. Өченче тапкыр узучы әлеге чарада тирә-күрше районнардан, Ульяновск һәм Сызрань шәһәрләреннән дә бик күп кунаклар килгән иде. Өлкәнең Диния нәзарәте һәм районның татар мохтарияте оештырган элеккеге чарада Казанның «Ярдәм» мәчете вәкилләре дә хөрмәтле кунак буларак катнаштылар.

Бу көнне мәдәният йорты фойесында Ислам диненә кагылышлы кызыклы интерактив күргәзмәләр эшләде. «Ак калфак» оешмасы кызларының баш киемнәре чигү буенча остаханәсе янында сабыйларның күп булуы шатландыра. Мәдәният көнендә районның үрнәк гаиләләрен дә бүләкләделәр. Милли хәрәкәт активистларына мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*