tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ивановода икенче Җәмигъ мәчете төзү эшләре башлана
Ивановода икенче Җәмигъ мәчете төзү эшләре башлана

Ивановода икенче Җәмигъ мәчете төзү эшләре башлана

Ивановода икенче Җәмигъ мәчете төзү эшләре башлана. Бу хакта Россия мөселманнары сайты хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Иваново шәһәренең гамәлдәге Җәмигъ мәчете 2003 елда шәхси проект буенча төзелгән. Уналты кырлы гөмбәз – Россиядә бердәнбер. Ивановодагы мәчет 650 кеше сыйдыра һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике намаз залы бар. Мөселманнар саны елдан-ел арта бара, шунлыктан мәчет бөтен мәхәллә кешеләрен сыйдыра алмый, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә, диелгән хәбәрдә.

  • 2018 елның 13 июлендә төзелеш мәйданчыгында Ивановода икенче Җәмигъ мәчете нигезенә тантаналы рәвештә таш салу булды.

Мәчет дүрт катлы булачак. Ул ике лифт белән җиһазландырылачак. Биредә зур намаз залы, хәләл кафе, традицион мөселман медицинасы үзәге, уку сыйныфлары булачак. Мәчет янында даими эшләүче Рамазан чатыры урнашачак.

«Матбугат хезмәте һәм матбугат чаралары өчен бүлмәләр, шул исәптән мөселман телепрограммалары һәм фильмнарын монтажлау өчен оператор бүлмәсе дә каралган. Җомга намазы һәм бәйрәмнәр вакытында мәчетнең барлык биналары да дин тотучылар өчен биреләчәк», – дип сөйләде Иваново өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, Иваново өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит Ляпин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*