tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыены 14 июньдә узачак
Изге Болгар җыены 14 июньдә узачак

Изге Болгар җыены 14 июньдә узачак

12-14 июньдә Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк.

Аның төп оештыручылары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

Һәр елдагыча бу чара Казанга йөзләрчә дин әһелләрен туплый. Быел да делегатлар һәм кунаклар саны 950 булырга тиеш. Татар имамнары Россиянең бөтен төбәкләреннән диярлек киләчәкләр.

Беренче көнне 12 июньдә җомга намазыннан соң килеп теркәлгән делегатлар 4 секциядә эшләячәк:

  • “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыру программасы,
  • Татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы,
  • Мәктәп һәм дин,
  • Татар халкында дин һәм милли үзаң.

Кич Тинчурин театры бинасында Әтнә татар театрының Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Миңлекамал” спектаклен карау белән тәмамланачак.

1з июньдә – форумның пленар утырышы. Ул “Корстон” үзәгендә үтәчәк.

14 июньдә форум делегатлары Изге Болгар җыенына китәчәк.

Изге Болгар җыенына килергә теләүчеләргә бар туган сораулары белән үз җирлекләрендәге дини оешмаларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*