tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Коръән уку бәйгесе узды
Ижауда Коръән уку бәйгесе узды

Ижауда Коръән уку бәйгесе узды

27 апрельдә Ижау Җәмигъ мәчетендә 7 тапкыр республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Бәйгегә Удмуртия мәхәлләләреннән тыш, Татарстан шәһәрләреннән катнашучы балалар да бар иде.

Бәйгегә мәчет-мәдрәсәләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләрендә белем алган 200гә якын бала җыелды. Кыз балаларның саны 90, калганнары – ир балалар.
Бәйге гадәттәгечә ир һәм кыз балалар өчен аерым узды. Кыз балаларның бәйгесен “Иман нуры” мәчете мөгаллимәсе Ләйсән Гыйль­муллина ачып җибәрде. “Сөекле Пәйгам­бәребезнең хәдисендә: “Сезнең арада иң хәерлеләрегез – Коръән өйрәнүчеләр һәм аңа өйрәтүчеләр”, – диелгән. Бирегә җыелган балалар ел дәверендә нәкъ менә Аллаһы Тәгаләнең бөек китабы – Коръәни-Кәримнән сүрәләр өйрәнеп, белемнәрен арттырдылар. Тырышлык күр­сәтеп, яңа нәтиҗәләргә иреш­теләр. Һәм менә бүген – алган гыйлемнәрен күрсәтергә бирегә җыелдылар. Әлбәттә, дулкынлану мизгелләре дә булыр, бөтен кеше җиңеп тә бетерми. Әмма иң мөһиме – сезнең алган белемнәрегез”, – диде.
Бәйгенең башында катнашучы иң нәни сабыйлар “Ихлас” сүрәсен гарәпчә генә укымадылар, ә аның рус телендә тәрҗемәсен дә сөйләп күрсәттеләр. Шулай ук Габдулла Тукайның “Таян Аллаһка”, рус телендә Коръән турында шигырьләр дә яңгырады.
Балалар яшь үзенчәлегенә карап 4 төркемгә (0-6, 7-9, 10-12, 13-16 яшьлекләр) бүленеп сынау тоттылар. Балаларны Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку, яттан күпме сүрә белү, гарәпчә Коръән уку, тәҗвид кагыйдәләрен дөрес күрсәтеп һәм атап бирү буенча белемнәрен бәяләделәр.
Җиңүчеләр Удмуртия мөф­тиятенең махсус дипломына һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар. Быел бәйгедә 4-6 урыннарны алган балаларны да махсус бүләкләр белән билгеләп киттеләр. Шулай ук ел дәверендә Ижау Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә белеп алып, тырышлык күрсәткән балаларга Удмуртия мөфтиятенең махсус таныклыгы һәм бүләге тапшырылды.

Фәридә Шаһигәрәева

“Яңарыш” газетасы, Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*