tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил Сәмигуллин Төркиянең мәчет каршындагы балалар өчен курслар эшчәнлеге белән танышты
Камил Сәмигуллин Төркиянең мәчет каршындагы балалар өчен курслар эшчәнлеге белән танышты

Камил Сәмигуллин Төркиянең мәчет каршындагы балалар өчен курслар эшчәнлеге белән танышты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә Анталия мөфтие Осман Артан белән очрашты. Татарстан һәм Төркия мөселманнары башлыклары мөселман мәгарифе системасының үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аеруча Камил хәзрәтне Анталиянең мәчет каршындагы балалар өчен курсларның эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе кызыксындырды.

Осман бәй билгеләп үткәнчә, әлеге курслар өчен укытучыларны өч ай дәвамында махсус әзерлиләр. Камил хәзрәт үз чиратында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җәйге чорда мәчетләрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен дини белем һәм тәрбия бирү кысаларында ел саен оештырыла торган традицион чаралар турында сөйләде.

Җәйге яллардагы чаралар ислам нигезләренә өйрәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган дәресләрне үз эченә ала, саф һавада актив уеннар, викториналар үткәрү һәм конкурслар оештыру, табигатькә сәфәр кылу һәм мәдәни-агарту программасына юнәтелгән.

Әйтик, «Тынычлык» мәчетендә 6-15 яшьлек мөселман егетләре өчен шундый чаралар 2 июльдән башланып китте. 9 июльдән исә чара яшь мөслимәләр өчен дәвам итәчәк. Көн дәвамында балалар һәм яшүсмер мөселманнар белән тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнә. Гомумән, Татарстанда балалар өчен җәйге ял чаралары 100дән артык мәчеттә алып барыла: шул исәптән Казан, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары Ослан, Ютазы, Зәй, Яшел Үзән, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Әлки, Актаныш һәм республиканың башка мөхтәсибәтләрендә оештырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*