tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда мәчетләрне яңача төзиләр
Казахстанда мәчетләрне яңача төзиләр

Казахстанда мәчетләрне яңача төзиләр

Казахстанда мөселман гыйбадәтханәләрен проектлау һәм төзүнең яңа стандартларын расладылар.

Республика Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзер бинаның зурлыгы аны төзергә планлаштырылган торак пунктына бәйле булачак.

Бистәдә төзелгән мәчет — 50-500, районныкы – 500-1500, шәһәр һәм өлкә мәчетләре 1-5 мең кешегә исәпләнгән булырга тиеш. Моннан тыш, мәчетләр төзүнең мәҗбүри шарты: мәхәллә кешеләренә машина кую өчен парковка җиһазландырылырга тиеш.

Бүген Казахстанда 2626 мәчет исәпләнә.

islam-today.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*