tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда галим Шәйхелислам әл-Хәмидине искә алдылар
Казанда галим Шәйхелислам әл-Хәмидине искә алдылар

Казанда галим Шәйхелислам әл-Хәмидине искә алдылар

Дин әһелләре “Шәйхелислам әл-Хәмиди – тирән эзле галим” исемле түгәрәк өстәл уздырды. Чара башланганчы, алар  Яңа татар бистәсе зиратына җыелып, галим рухына дога кылдылар.

Түгәрәк өстәл “Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәсендә оештырылды. Чараны Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Катнашучылар арасында язучы Разил Вәлиев, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та бар иде.

Чыгышларда Шәйхелислам әл-Хәмидинең ” Әл-Иткан” тәфсиренең үзенчәлекләре хакында сөйләделәр.

Белешмә өчен

Шәйхелислам Хәмиди — дин галиме, тәрҗемәче. 1869 елның 20 сентябрендә Сембер губернасы (хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы) Татар Төкесе авылында морзалар нәселеннән булган гаиләдә туган. 1911 елның 9 июлендә Казанда вафат.

Буа мәдрәсәсен, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсен (1904) тәмамлый. Имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала.

Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы) Яхшыбай авылындагы мәчет мәдрәсәсендә (1904—1911), бераз вакыт Әстерхан, Казандагы «Госмания» мәдрәсәләрендә дин дәресләре укыта.

Гарәпчәдән тәрҗемә итеп китаплар бастыра.

Иң зур хезмәте — «Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән» дигән ике томлык Коръән тәфсире (1909—1911). Бу китап Истанбулда (1984), Катарда (1985) яңадан нәшер ителгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*