tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда хатын-кызлар өчен VI Республикакүләм ифтар узды. Россиядә моңарчы булмаган масштабта
Казанда хатын-кызлар өчен VI Республикакүләм ифтар узды. Россиядә моңарчы булмаган масштабта

Казанда хатын-кызлар өчен VI Республикакүләм ифтар узды. Россиядә моңарчы булмаган масштабта

Кичә Казан теннис академиясендә VI Республикакүләм ифтар үтте. Чараның тарихында беренче тапкыр оештыручыларның карары белән ул “түбә астында” бина эчендә үткәрелде һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым ике көн дәвамында узды.

Әлеге карарларның сәбәпләрен бүген журналистларга РФ мөселман-эшмәкәрләр Ассоциациясе президентының беренче урынбасары Радик Абдрахманов аңлатты: “Россиядә мөслимәләр өчен әлеге масштабтагы чаралар уздырылганы юк, бәлки, бөтен дөньяда да эзләп табып булмас. Әмма без киләчәктә Республикакүләм ифтарның күләмен тагын да арттырырга ниятлибез. Алдагы елларда без ир-ат һәм хатын-кызларның санын билгели алмый идек. Гәрчә, алар өчен җитәрлек мәйданда намаз уку һәм авыз ачу заллары аерым кирәк булса да. Моннан тыш, Казан тенниса Академиясенең техник мөмкинлекләре дә безне кеше саны ягыннан чикләп тора. Ниһаять, әгәр дә ифтар кушылып уздырылган булса, намазны урамда укырга туры килер иде, ә һава торышының ышанычы юк. Иң мөһиме: хатын-кызлар ир-атлардан башка үзләрен иркенрәк һәм уңайрак тоя, махсус программаны күзәтә, иптәшләре белән аралаша. Без мөслимәләргә шундый бәйрәм ясарга теләдек!”

Ифтарда Татарстан Республикасының хатын-кызлар арасыннан җәмәгать, сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре, мөселман дини оешмалары вәкилләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы аналар, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ханымнар һ.б. катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә ханым Фазлеева да бар иде.

VI Республика ифтарында иминлекне тәэмин итү максатыннан Казан теннис академиясе әйләнәсенә 15 металл рамка куелды һәм 120 стюард, 30 шәхси сак хезмәте вәкиле, 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләде.

Моннан тыш, ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны бирү һәм ифтардан соң җыештыру өчен 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 325 волонтер җәлеп ителде.

Ифтар кунакларының байтак өлеше – республика районнарыннан килүче мөслимәләр. Районнардан делегацияләрне Казанның спорт бинасына махсус оештырылган транспортта 18.00 сәгатьтә китерде. Килгән кунакларны тере тавыш белән башкарылачак нәшидләр һәм мөнәҗәтләр сөендерде.

Традицион рәвештә ифтар Коръән-Кәрим аятьләре уку белән башланып китте. Республикакүләм мәҗлестә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның һәм гыйбадәт кылуның үзенчәлекләре  турында вәгазь белән чыгыш ясады: “Һиҗрәттән соң бер ел үткәч, Шәгъбан аеның унынчы көнендә Аллаһы Тәгалә безгә Коръән Кәримнең аятен җибәрә. “Әл- Бәкарә сурәсе” 183 нче аятендә “Ий, иман китергән бәндәләр! Сездән элек килеп киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды” диелгән. Без Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сүзләрен искә төшерәбез: «Рамазан ае җиткәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре бикләнә һәм шайтаннар чылбырга богаулап куела». Ягъни әлеге айны Аллаһы Тәгалә без Аңа изге гамәлләр кылып һәм тыйганнардан тыелып омтылсын өчен әзерләгән. Ул шулай ук әйтте: «Аллаһыга өмет һәм ышаныч белән Рамазан аенда ураза тоткан кешенең элекке гөнаһлары гафу ителер». Мин ихлас күңелдән Раббыбызның тоткан уразаларыбызны һәм кылган гыйбадәтләребезне кабул итүен, Рамазаннан соң чиста һәм гөнаһлардан азат хәлдә күрешүебезне телим.

Соңыннан вәгазь белән Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул мөслимәләргә Республиканың барлык төбәкләреннән ерак аларны якын итеп килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерә һәм хатын-кызлар турындагы хәдисне искә ала: “Мөхәммәд Пәйгамбәр (салляллаху ‘алейхи вә сәллам) әйткән: “Әгәр дә бер хатын биш вакыт намазын калдырмыйча укыса, ураза тотса, иренең ризалыгына ирешсә, аңа җәннәтнең барлык ишекләре дә ачылачак”. Рамазан безгә форсат итеп җибәрелгән, Аллаһы Тәгалә аны безгә бүләк итеп, безне үзенең газабыннан, ачуыннан коткарырга тели”.

Авыз ачу вакыты җитү белән ифтарда катнашучылар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән ахшам намазы укыды.

Намаздан соң барлык кунакларны мул табыннар көтә иде, төп ризык пылау булды. Авыз ачу менюсына тагын кипкән җиләк-җимешләр, җиләк-җимешләр, су, сок,  өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфит, печенье керде. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,1 тонна сыер ите, 600 кг дөге, 1,2 тонна яшелчә, шулай ук 2 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 8000 чәк-чәк, 2000 литр сок, шешәләрдә 7000 литр су сатып алынган. Моннан тыш, ике көн дәвамында, Республика ифтарына билетлар җитмәүчеләр өчен, 400 ланч-бокс таратылды.

Алдагы көндә исә, ирләр өчен ифтарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, ТР Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, чит дәүләтләрнең илчеләре, Татарстан һәм Россиянең төрле төбәк дин эшлеклеләре, православие һәм католик руханияте вәкилләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, физик сәламәтлеге чикле кешеләр катнашты. Моннан тыш, ифтарны хөрмәтләп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Республикакүләм ифтар турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов болай дип билгеләде: «Бу безнең традицияләр, мөселманнар ифтарга районнардан киләләр. Барысы да тынычлык һәм татулык тели. Бу безнең республикабыз һәм гомумән илебез үсеше өчен бик мөһим». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген илебездә дини хисләр һәм гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бар шартлар тудырылган. «Һәм без моның өчен күпмилләтле илебез җитәкчелегенә рәхмәтле», – диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында «республика ифтары өммәтне, татарстанлыларны һәм безнең йөрәкләрне берләштерү көченә ия» булуы белән танылуы турында әйтте. «Сез безгә башка конфессия вәкилләренең килүен күрә ала идегез. Бу, дөрестән дә, безне берләштерә, һәм без бердәмлек белән Татарстанда яшибез».

– Бүген бирегә «бер өстәл янына» төрле мөмкинлектәге, дәрәҗәдәге, диндәге һәм милләттәге меңләгән кеше җыелды, – диде ул. – Бу ритуал гына түгел, бу – күрешү һәм бер-береңне Изге Рамазан ае белән тәбрикли алу мөмкинлеге.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*