tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Илһам абый рухына Корбан ашы үтте
Казанда Илһам абый рухына Корбан ашы үтте

Казанда Илһам абый рухына Корбан ашы үтте

Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов 20нче август көнне, “Җыен” фонды белән берлектә, Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәдә үткәрелгән Илһам ага Шакиров рухына багышланган Корбан ашында катнашты. Алар арасында “Җыен” фонды башкарма мөдире Фуат Рафыйков, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Ильяс хазрат Җиһаншин,, язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Рабит Батулла, РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров һәм күренекле шәхесләр бар иде. Мәҗлестә всвсвсывывычзыялылар милләт сандугачыбызның истәлек-ядкарьләрен, мирасын халыкка җиткерү турында сөйләштеләр.

Кунаклар Илһам абый Шакиров каберенә юл тоттылар, анда коръән укып дога кылдылар. Бу зиратта жирләнгән якташыбыз – Габдулла Кариевның һәм башка милләтебез каһарманнары рухына да дога укылды.

16 гыйнвар бөек җырчы Илһам абый Шакировны безнең арабыздан бакыйлыкка алып китте. Бер кеше дә мәңгелек түгел:кемнедер үлүгә онытабыз,кемнәрнеңдер исеме еллар,гасырлар буена халык теленнән төшми.Илһам абый да үзе бер моң булып яшәде.Әтисез үскән балачагында сабыйны күңел түрендәге моң ачлыктан алып кала.Тамак туйдырыр өчен абыйсы белән бергәләп чабата үргән чакта шул моң аның беләкләренз көч өсти.Ул моң Илһам абыйга ерак офыкларга карап хыялланырга да ярдәм иткән.

Татар җырына гашыйк күңел консерваторияне тәмамлый. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли. Илһам абый юлдашы иткән моң аны урындагы кешеләр белән бер өстәл артына утырта,ерак сәфәрләргә алып чыга, Мәскәүдә Бөтенроссия “Алтын Аполлон”премиясен алдыра.Ерак гасырлардан килгән моң артистның күңел яраларын бәйли, аны дәрәҗәле, халкыбызның яраткан җырчысы итә.

Илһам абый искиткеч зирәк фикерле кеше иде. Бик күп милләттәшләребезнең хәтерендә Илһам абый үзе дә мәңге тынмас моң булып яшәр.Мәҗлестә әйтелгән барлык җылы сүзләр,укылган сурәләр,матур истәлекләр рухыңа дога булып барсын,Илһам абый!

Сонгы минутларына чаклы Илһам абый Шакиров янәшәсендә булган Илһам Хазеев шәхесләргә аның өчен тормышында бу бик зур югалту икәнен җиткерде. Үткән ел, ул үзе дә исән чакта, аңа атап, корбан ашы уздырды.. Кунаклар арасында Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева һәм Мәскәү кунаклары дә бар иде. Быел үзе булмагач, бик моңсу миңа, – диеп өстәп куйды Илһам әфәнде Хазеев. Атна саен, кайвакытта атнасына берничә тапкыр каберенә барып Илһам абый рухына дога кылып, каберендәге чәчәкләренә сулар сибеп кайта ул. Яхшылык җирдә ятмас. Иншалла!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*