tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак

Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак

5-6 декабрьдә Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XII Бөтенроссия олимпиадасы узачак.

Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүдә сәләтле студентларны ачыклау. Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән егермедән артык мөселман уку йорты студентлары катнашачак.

Олимпиада барлык номинацияләр буенча да язмача тест биремнәрен эшләү формасында үтәчәк. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәпчә сөйләм күнекмәләрен күрсәтергә, ә ислам фәннәре буенча конкурста катнашучылар Коръәнне дөрес һәм матур укый белергә тиеш булачак.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

Ислам хокукы;

Гарәп теле;

Ислам фәннәре;

Мәдрәсәләр өчен ислам фәннәре.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*