tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды
Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды

Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды

Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды, ул Россиянең төрле почмакларыннан җитмешләп егет һәм кызны җыйды. Алты көнлек мавыктыргыч слетка Мәскәүдән, Уфадан, Екатеринбургтан, Оренбургтан, Самарадан, Чиләбедән, Марий Элдан һәм Татарстанның барлык районнарыннан катнашучылар килде. Аларның барысына да 18 яшьтән 30 яшькә кадәр.

Слетта катнашучылар килеп җитү белән, аларны кураторлары сәламләде. Аннары форум үз эшен ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән бай программа нигезендә башлады. “Иманның бишенче шарты” – Мөселман яшьләре форумы-2020 темасы шулай яңгырый.

Бу теманың бөтен нечкәлекләрен тәҗрибәле һәм белемле белгечләр ачачак – РИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һ.б.

Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, “бау” квестлары, шулай ук тимбилдинг көтә, ул форумда катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, форумның үзенчәлеге булып Коръән уку тора: форумда катнашучылар һәр көн саен 20 минут дәвамында тәфсир буенча белемнәрен ныгытачак, ә аннары 40 минут Коръән укыячак. Әлеге чара катнашучыларда Коръән укуны көндәлек гадәткә кертерләр, дип көтелә.

Укудан тыш, яшьләр өчен 3 ял итү мәйданчыгы әзерләнгән: кинозал, чаңгыда йөрү зонасы, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап форматында аралаша алачак. Гадәттәгечә, яшьләр социаль челтәрләр өчен мавыктыргыч конкурсларда да катнашачак.

Шунысы мөһим, форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып, намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, акчасын авыру балаларны дәвалауга тоту өчен “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*