tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә
Казанда “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

Казанда “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

Татарстан мөфтияте 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар берлеге көне уңаеннан фикер алышу клубын оештыра. Фикер алышу клубы утырышы Россия ислам университетында 31 октябрьдә уздырыла. Сөйләшү “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага багышлана.

Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә.

ТР МДН яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин сүзләренә караганда, әлеге сөйләшүне үткәрүнең максаты миграциягә, милләтара мөнәсәсбәтләргә һәм радикаль агымнарга каршы торуга бәйле сорауларга җавап эзләү булып тора.

Чара иртәнге унда башлана, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*