tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды
Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды

Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды

Кичә, Рамазан аеның 24-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге гүзәл затларны ифтарга җыйды. Чарада республиканың күренекле абыстайлары, Казан мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә хезмәт куючы мөгаллимәләр, шулай ук милли хәрәкәт оешмалары җитәкчеләре – барлыгы 250 кеше катнашты.

Авыз ачу алдыннан сәламләү сүзләре белән кунакларга мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре рәисе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул бу төр өчрашуларның мөселман өммәтен берләштерү, үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен гаять мөһим булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул күп еллар дәвамында өммәтне үстерүгә зур өлеш кертүче битараф булмаган актив мөслимәләргә ихлас рәхмәтен белдерде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мәҗлес дини-милли рухта узды, барлык кунаклар да ак яулыклар ябып, милли киемнәрдән килгән иде. Ифтарда вәгазь, Коръән аятьләре укылды, мөнәҗәтләр, бәетләр әйтелде.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*