tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда намаз укырга өйрәнү дәресләре башлана: бу сезонда рекордлы санда тыңлаучы язылган
Казанда намаз укырга өйрәнү дәресләре башлана: бу сезонда рекордлы санда тыңлаучы язылган

Казанда намаз укырга өйрәнү дәресләре башлана: бу сезонда рекордлы санда тыңлаучы язылган

2 мартта, Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрә. Иртәнге 9.00дә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында проектны ачу тантанасы узачак.

Кыска вакытлы әлеге курсларга бу сезонда рекордлы санда казанлы – барлыгы 120дән артык тыңлаучы язылган. Проект намаз уку һәм ислам дине нигезләрен атнага бер тапкыр узачак 5 дәрес эчендә тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирә. Дәресләргә 14 яше тулган һәркем йөри ала.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк.  Барлыгы 5 дәрес үткәрү күздә тотыла:  «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы). Шул рәвешле, тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнәчәк һәм ислам нигезләренә төшенәчәк. Шулай ук аларны дөрес итеп ураза тотарга өйрәтәчәкләр – курслар тәмамланып бер ай узгач, мөселманнарның изге Рамазан ае башланачак.

Мөгаллимнәр сыйфатында хәзрәтләр һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр хәрәкәте активы чыгыш ясаячак. Оештыручылар сүзләренә караганда, быелгы сезонда остаз-волонтерларның санын арттыру ниятләнә. Бу һәрбер катнашучыга индивидуаль яктан якын килергә һәм намаз уку рәвешләрен гамәлдә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Интенсив курс программасы проектның беренче ике чыгарылышын истә тотып тулыландырылды.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. Интенсив курслар программасы югары темпта һәм алдан билгеләнгән кыска вакыт аралыгында дәресләр бирүне күздә тота. Моннан тыш, үзләштерелгән белемнәр практика белән ныгытылачак, чөнки дәресләр мәчеттә уза.

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Ике сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 170 кеше белем алды, алар намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*