tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы сафка баса
Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы сафка баса

Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы сафка баса

Быел көз Казанның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы беренче нарасыйларны кабул итәргә әзерләнә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән сафка баса.

Үзенчәлекле бакча мөдире Алсу Хафизова сүзләренә караганда, биредә балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен танышачак. Бакчага төрле милләт балалары кабул ителә һәм тәрбия эшләре башлангыч гомуми белем һәм тәрбия бирү программасына нигезләнгән. “Хәзер төзелеш эшләренең иң кызган чоры. Балалар бакчасын көзгә өлгертү максаты куелган һәм без моңа ирешербез, Иншалла. Ул 120 урынга исәпләнгән һәм биредә ике дәүләт телендә тәрбия эшләре алып барыла торган алты төркем булачак. Без хәтта тәрбиячеләр дә милли киемнәрдә йөрергә тиешләр дип уйлыйбыз. Гомумән, бакча бизәлеше, мохит, тәрбия милли рухны чагылдырырга тиеш. Татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, милли традицияләребезнең асылын сабый вакыттан ук төшендерү зарур”, – дип сөйли Алсу Хафизова.

Проект исә Казан шәһәре мөхтәсибәте башлангычы белән тормышка ашырыла, дип хәбәр иттеләр әлеге дини оешмадан.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*