tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда узучы квалификация күтәрү курсларына 40тан артык мөгаллим язылды
Казанда узучы квалификация күтәрү курсларына 40тан артык мөгаллим язылды

Казанда узучы квалификация күтәрү курсларына 40тан артык мөгаллим язылды

Бүген Казанда дин әһелләре һәм мөгаллимнәр өчен “Мәдрәсә мөгаллимнәре өчен дини фәннәрне укыту методикасы” дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары башланды. Киләсе атнадан “Мәдрәсә мөгаллимнәре өчен дөньяви фәннәрне укыту методикасы” курслары ачылачак. Әлеге дәресләрне Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты каршындагы Дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификацияләрен күтәрү үзәге оештыра. Дәресләргә барлыгы кырыктан артык мөгаллим язылды.

Әлеге чара дини мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан үткәрелә. Курсларны югары әзерлеккә ия белгечләр алып бара: РИИның укыту бүлеге мөдире, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эксперты Нәзирә Гыйззәтуллина, РИИның ислам теологиясе кафедрасы мөдире урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Гөлназ Галәвиева, ТР Фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәре, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире Камил Вәлиуллин, КИУның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Рөстәм Фәизов, Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйззәтуллин һ.б. Дәресләр читтән торып ZOOM платформасын кулланып үткәреләчәк. Модуль тәмамланганнан соң квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык тапшырылачак.

Курс кысаларында түбәндәге темалар каралачак: “Россия Федерациясенең мәгариф турында”гы федераль законы; вөҗдан иреге өлкәсендәге Россия кануннары; Ислам белем бирү системасы: проблемалар һәм үсеш перспективалары. Ислам мәгарифенең башлангыч, урта, югары сегменты; уку процессын методик тәэмин итү; педагогик процесс һәм аның структурасы һ.б.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*