tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы башланды
Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы башланды

Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы башланды

Бүген Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы башланды. Әлеге чара чираттагы тапкыр ислам уку йортларында белем бирү өлкәсендәге проблемаларны өйрәнү мәйданчыгына әверелде. Ул ике көн дәвам итәчәк.

Беренче көнне форум эшендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче өч йөзгә якын мөгаллим катнаша. Алар өчен мөселман мәгарифенең башлангыч сегментында мөгаллимлек эшчәнлеген камилләштерү буенча лекцияләр һәм мастер-класслар уздырыла. Спикерлар буларак ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Болгар ислам академиясе, Әл-Әзһәр университеты һәм республика мөселман уку йортлары мөгаллимнәре, имам-мөхтәсибләр, казыйлар чыгыш ясый. Лекцияләр башлангыч дини белем бирү, гарәп теле һәм әхлак дәресләрен укыту үзенчәлекләре, җәйге чорда мәчетләр базасында балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләләре һ.б. темаларга алып барыла.

Форумның икенче көне программасы урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларының 200дән артык җитәкчесе һәм мөгаллиме катнашында узачак һәм шулай ук бай эчтәлекле һәм файдалы булачак. Икенче көннең иң мөһим спикерлары арасында – Болгар ислам академиясе профессоры, мөгаллиме Мөхәммәд Айман Әл-Захрави һәм Малайзиянең халыкара ислам университеты факультеты деканы Эльмира Әхмәтова. Үзләренең чыгышларында докладчылар чит илләрнең ислам һөнәри белем бирүне үстерү тәҗрибәсе, мәгариф стандартлары, мөселман уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү, укытуның инновацион ысуллары һ.б.лар турында сөйләячәк. Шул ук көнне Форумның пленар утырышы була.

Искәртеп узыйк, Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы Татарстан мөфтияте тарафыннан 2011 елдан бирле ел саен үткәрелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*